Танылган башкорт композиторы Рим Хәсәнов Уфа шәһәренә "Хезмәт батырлыгы шәһәре" исемен бирелүен шәрехләде.
— Уфа — Русиянең һәм дөньяның иң матур шәһәрләренең берсе. Кунакларны башкалабызның архитектурасы да, истәлекле урыннары да сокландыра. Безнең бөтен дөньяга танылган, искиткеч шәхесләребез бар. Алар арасында - музыкантлар да, чемпионнар да, "Грэмми" бүләген яулаганнар да. Яңа Конституцияне кабул итү шатлыгы белән беррәттән, шәһәребезгә "Хезмәт батырлыгы шәһәре" исеме бирелүе мине бик нык шатландырды, — дип белдергән Рим Хәсәнов "Башинформ" агентлыгына.
Фото: bashinform.ru сайтыннан.