Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 49 кешегә арткан.
Башкортстанда барлыгы 5975 зарарлану очрагы теркәлгән. Тәүлек эчендә 43 кеше савыккан, барлыгы 3962 кеше сәламәтләнгән.
Тәүлек эчендә һәлак булучылар турында хәбәр ителми.
Русиядә COVID-19 очракларының саны бер тәүлектә 6611гә артып, гомум авыручылар 720 547гә җиткән.
"Соңгы тәүлек эчендә Русиянең 83 төбәгендә яңа коронавирус йогышы очраклары расланган, шул исәптән 1766 кешедә (26,7 процент) клиник күренешсез ачыкланган", - диелә хәбәрдә.
Соңгы вакытта илдә 85 төбәктә 720 547 (+0,9процент) коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән.
Аларның 27се авыр хәлдә (ИВЛДА - 6 кеше.)
Амбулаториядә -1558 кеше .
Тәүлек эчендә 49 кеше савыгып чыгарылган.
Барлыгы 3947 кеше савыгып чыгарылган.
Яңа үлем очраклары теркәлмәгән.
Тәүлек эчендә хастаханәдән тыш пневмония белән авыручылар саны - 53
Пневмония белән пациентлар - 64
Барлыгы 453909 тикшерү үткәрелгән.
Тәүлек эчендә - 4976 тикшерү уздырылган, 4818 кеше тикшерелгән.