Аллергияне халык ысулларына таянып та дәваларга була.
Әгәр дә сездә үсемлек серкәсенә аллергия булса (бу, гадәттә, җәен, үсемлекләр чәчәк атканда күзәтелә), урамнан өйгә кергәч, тамакны гадәти су белән яисә аңа песи үләне, тынычландыргыч төнәтмәләр кушып чайкагыз. Шулай ук су белән коеныгыз.
0,25 стакан вакланган колмак күркәләренә 1 стакан кайнап чыккан су салыгыз. Җылы тукыма белән төреп, 20 минут төнәтегез һәм сөзегез. Төнәтмәне көнгә 3 тапкыр ашарга 30 минут кала 0,3 стакан эчегез.
Фото: pixabay.com