+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
26 август 2020, 14:53

Ковид һөҗүме туктармы?

Башкортстанда коронавирус йогышы белән авыручылар саны буенча мәгълүматлар яңартылды.

Башкортстанда коронавирус йогышы белән авыручылар саны буенча мәгълүматлар яңартылды.

Әлегә инфекция белән зарарланган кешеләрнең гомум саны 7 634 кешегә җиткән, тәүлек эчендә ул 33кә арткан. Стационарда 75 кеше дәвалана, аларның сигезе авыр хәлдә, үпкәләрне ясалма вентиляцияләүне бер кешегә үткәрәләр.

Үз йортларында 711 кеше дәвалана. Дәваханәләрдән 47 кеше чыккан.

Яңа үлем очраклары теркәлмәде, барлыгы үлүчеләр саны - 28.

Тәүлек эчендә дәваханәдән тыш пневмония белән авыруның 87 очрагы теркәлгән, 90 кеше савыгып чыккан.

Барлыгы 761 мең 918 тикшеренү үткәрелгән, 733 мең 965 кеше тикшерелгән. Тәүлек эчендә 6 044 тикшеренү башкарылган, 5 913 кеше тикшерелгән.

Фото: "Башинформ"
Читайте нас