Гашыйклар талашса, сандугачлар телсез кала. Монда хәл тагын да кискенрәк.
Талашның нидән чыкканлыгы билгеле түгел. Кыз исерек булган, дип фаразлыйлар. Ул сөйгән егетенә бик озак кычкырынган. Егет аны берничә тапкыр тынычландырырга тырышып караган, ләкин кыз егетне кимсетүен дәвам иткән. Шуннан соң егет бу урыннан китеп бармакчы була. Тик кызга бу да ошамый. Ул егетнең артыннан бара-бара талаша.
Егет проблеманы көтелмәгәнчә хәл итә. Ул кызны иңбашына күтәреп ала һәм якында торган чүп контейнерына илтеп сала. Исерек кыз мичкәдән тиз генә чыга алмый, аннары ул чыгу җаен таба. Шуннан соң да кыз тынычлана алмый. Ярсыган кыз егеткә йодрыклары белән ташланмакчы була. Ләкин кабат чүп мичкәсенә төшүдән куркып, ахры, тукталып кала. Аннары алар талашны өйләрендә дәвам итә, диелә бу хәбәрдә.
Пост авторы сүзләренчә, башта ул көлмәкче була, аннары уйга кала. «Мин барысын да аңлыйм, исерек кыз егет белән талаша. Башта көлке, аннары аның кыз булуын искә төшердем. Белмим инде, егетең сине чүп мичкәсенә ыргытсын өчен нишләргә кирәк булгандыр...», — ди ул.