Русия власте җиңел сәнәгать тармагын үстерүгә 1 миллиард сум бүлә - предприятиеләргә акча бүлү турында тиешле боерыкка премьер-министр Михаил Мишустин кул куйды.
Аларның яртысы диярлек - 454 миллион сум - компанияләр тарафыннан җитештерү күләмнәрен арттыру һәм көндәшлеккә сәләтен үстерү өчен алынган акчаларны, кредитлар буенча чыгымнарны компенсацияләүгә җибәрелә. Көндәшлеккә сәләтне арттыру - экспортны үстерүнең төп элементы “Кече һәм урта эшкуарлык” гомумдәүләт проекты кысаларында власть тарафыннан хуплана.
Карар нигезендә 304 миллион сум лизинг компанияләренең ихтыяҗын стимуллаштыруга һәм финанслауга тотылачак.
2025 елга кадәр тиешле программа кысаларында җитен эшләнмәләре җитештерүгә ярдәм итүгә 242 миллион сум юнәлтеләчәк.
Хөкүмәт күрсәткән ярдәм җиңел сәнәгать предприятиеләренең экспорт потенциалын арттырачак, дип саныйлар.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Фото: ТАСС.