Белгечләр иртәгә уяулыкны онытмаска чакыра. Башкортстанда һава торышы тагын да бозылачагы турында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. Синоптиклар фаразлары буенча, иртәгә, 18 сентябрьдә, Башкортстанда тагын көчле җил булачак. Вакыты белән ул секундына 17 метрга җитәчәк. Урыны белән, шулай ук, һавада һәм туфракта -2 градуска кадәр суытырга мөмкин. Фото:360tv.ru