Кызганычка каршы, сулыш алу системасы һәрвакытта да үз бурычларын тиешенчә үти алмый. Алай гына да түгел, ниндидер берничә ел эчендә тын алу патологияләре иң таралган авырулар рейтингында өченче урын алуы ихтимал.
Үпкә чирләренә түбәндәгеләр керә:
-пневмония,
-үпкәләрнең хроник обструктив чире,
-астма,
-туберкулез,
-үпкәдәге яман шеш.
Сулыш алу органнарына зур зарар китерүче фактор - тәмәке тарту, хәтта тәмәке төтене иснәү дә. Бу алама гадәт тын алу органнарында чир барлыкка килү ихтималлыгын 30 тапкыр арттыра.
Үпкәләр сәламәт булсын өчен иммун системасын ныгытырга кирәк. Нидер борчый икән – шундук табибка мөрәҗәгать итәргә. Вакытында эшләнгән диагностика тын алу органнары патологиясен дәвалауга ярдәм итә. Хәтта үзләрен сәламәт тойган кешеләр дә үпкәләрен даими тикшертеп торырга тиеш.
Фото: zdorovieinfo.ru