Фарит Фаткуллин 1949 елда Авыргазы районының Корманай авылында туган. Солтанморат урта мәктәбен тәмамлаган. 1971 елда Авыргазы районының “Ватан юлы” гәзите редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп алынган. 1975 елның гыйнварында аны “Кызыл таң”га эшкә чакыралар.
Биредә ул партия тормышы, авыл хуҗалыгы, яңалыклар, әдәбият һәм сәнгать бүлекләрендә хәбәрче, мөдир булып эшли. Моннан тыш, җаваплы секретарь урынбасары, җаваплы секретарь, баш мөхәррир урынбасары вазыйфаларын башкара. Бүгенгә кадәр шушы басмага хезмәт итә ул.
Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1998), Авыргазы районы хакимиятенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге премиясе лауреаты (1996), берничә җыентык авторы.
Хезмәттәшебезне чын күңелдән бу абруйлы бүләге белән котлыйбыз!
Фото: "Аургазинский вестник"