+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
25 сентябрь 2020, 07:27

“Нур”лы балалар җыелды

Театрга мәхәббәт ничек тәрбияләнә? Ул кеше аңы­на тумыштан салынамы, әллә инде спектакльләргә йөрү, актерлар белән танышу нәтиҗәсе буларак формалашамы? Әллә моның өчен шәхсән дәрес­ләр кирәкме? Ничек кенә булмасын, кешене театрга “бәйләү” өчен ниндидер күзгә күренмәгән җепләр, театраль мохиткә алып керүче, җанны җылытып үтүче фактор кирәк.

15 сентябрьдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Зур залында тантаналы рәвештә ачылган “Нур” театр студия-мәктәбе нәкъ шундый этәргеч көчкә ия дә инде. Әмма биредә балаларны театрга җәлеп итеп кенә калмыйлар, ә эчке каршылыклардан котылырга, матур сөйләргә һәм хәрәкәтләнергә, үзеңдә ышанычлылык тоярга өйрәтәләр. Болар – һәркемгә, һәр өлкәдә кирәк сыйфатлар.
Кунаклар өчен чагу, бай программа әзерләнгән иде. Балаларны һәм ата-аналарны театрның җитәкчесе Фирзәт Габидуллин тәбрикләде, аларга уңышлар теләде. Балалар остазлары белән танышты. Алар – студия-мәктәп җитәкчесе һәм сөйләм техникасы буенча педагог Ленария Хаҗиева, хореография буенча педагог Юлия Тимербулатова, җыр буенча педагог Рита Җангирова, режиссер һәм актер осталыгы буенча педагог Марат Хәсәнов, кечкенәләр өчен актер осталыгы буенча педагог Лилия Таҗетдинова.
Күңелле флешмоб та әзерләгәннәр иде. Балалар укытучылары белән бергә “И туган тел, и матур тел” җырын башкарды. Ахырда студия җитәкчесе Ленария Фәнәви кызы белән педагог Марат Хәсәнов укучыларга тәбрикләү сүзлә-рен җиткерделәр. Озайлы яллардан соң студия тәрбиялә-нүчеләре укытучыларын сагынып килгән, ашкынып эшкә тотындылар. Алда аларны кызыклы дәресләр, репетицияләр, ачышлар көтә.

Айгөл ЮЛЪЯКШИНА.
Читайте нас