Дөньяның 100дән артык илендә 29 сентябрьдә Бөтендөнья йөрәк көне билгеләнә. Ни дисәң дә, йөрәк – ныклы сәламәтлек символы гына түгел. Мәхәббәт, димәк, бәхет символы да ул.
Шуңа да йөрәкне яратырга, кадерләргә кирәк. Аз хәрәкәт иткән, бер урында күп утырган кешеләрнең артериаль гипертония үсеше ихтималлыгы 20-50 процентка артык.
Статистикага ышансаң, безнең илдә яшәүче 40 проценттан артык ирләр һәм хатыннар югары кан басымыннан интегә. Ягъни аларның кан басымы еш кына 140/90 күрсәткеченнән югары күтәрелә.
Кан басымы күтәрелмәсен өчен берничә киңәш:
- гәүдә авырлыгын контрольдә тотарга,
- никотин һәм алкогольле эчемлекләр кабул итмәскә,
- көненә ярты сәгатьтән дә ким булмаган физик йөкләнешне булдырырга,
- тоз ашауны киметергә (5 граммнан арттырмаска),
- туклану режимын көйләргә, төрләндерергә,
- кан басымы көндәлеген алып барырга.
Йөрәгегез сезгә рәхмәт әйтәчәк!
Фото: Верховажская ЦРБ