Эшкуарны шартлатырга уйлаганнар. Бу вакытта машина салонында әнисе булган...
Уфадан 43 яшьлек эшкуар мәкерле үч алучы аркасында үлемнән калган. Ир үз автомобиле астында бомба тапкан...
Эшкуар үзенең туганнарында Кунаккул авылында ял иткәндә машина астында сәер пакет күреп ала. Анда бомба була. Төнлә пакет юешләнгәнгә генә снаряд шартламаган. Курыккан уфалы ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать иткән. Хокук сакчылары һөҗүмгә зыян күрүченең яхшы танышының катнашы барлыгын ачыклый алган.
Эшкуардан аның сеңлесе белән бергә яшәүче 63 яшьлек ир шундый куркыныч ысул белән үч алырга теләгән. Өлкән яшьтәге кеше үзен туйга чакырмаулары өчен үпкәләгән булган. Эшкуарның сеңлесе сөйгәненең исерткеч эчемлекләр кулланганнан соң холкы начар булганга күрә, аны чарага алып бармаган икән.
Җинаятьче гаебен таныган. Эшкуар әйтүенчә, ул бомбаны тапканда салон эчендә әнисе дә булган.
63 яшьлек уфалының кайдан бомба таба алганын ачыкларга кирәк булачак.