COVID-19дан тыш, 1963 елгы ирнең 2нче төрдәге шикәр чире һәм югары кан басымы булганлыгы билгеле.
Шулай итеп, ковидтан үлүчеләр саны 41 кеше тәшкил итә. Эпидемия башланганнан алып 8790 кешегә "коронавирус" диагнозы куелган.
Соңгы тәүлектә чир янә 42 кешедә ачыкланган. 62 кеше медиклар күзәтүе астында торса, 573 кеше өйдә дәвалана. Бер кешенең хәле әлегә авыр.
Фото: "Тульские новости"