Соңгы тәүлектә Башкортстанда яшәүчеләр арасында тагын 41 кешедә коронаривус ачыкланды. Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле бу диагноз 8 831 кешегә куелды.
Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, республикада бүген вируслы 669 кеше бар. Дәваханәләрдә COVID-19 диагнозы куелган 63 пациент дәвалана, аларның берсе авыр хәлдә.
Соңгы тәүлектә республиканың җиде кешесе чирне җиңеп чыккан, ә барлыгы сәламәтләнүчеләр саны 8 121 кеше тәшкил итә. Соңгы тәүлектә үлгәннәр хакында хәбәр булмады.
Пневмония белән авыручылар саны да арта. Соңгы көндә генә дәваханәгә 133 кеше озатылган, 72 кеше терелеп чыккан.
Фото: yandex.com