+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
8 октябрь 2020, 10:59

Битлек кимәсәң, 3000 сум штрафмы?

Ватсаптан кулланучылар арасында шундый хәбәр таралды.

Ватсаптан кулланучылар арасында шундый хәбәр таралды.

Кичә WhatsApp месседжерыннан файдаланучылар арасында «Маска рейдлары» турында кисәтү таратыла башлады. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында бу мәгълүматка карата фикер белдерделәр.


Җибәрелә торган хәбәр текстында, «мобиль төркемнәр» составындагы полицейскийлар халыкны битлек режимын үтәүгә тикшерә башлаячак, диелә. Шул ук вакытта, закон бозучыларны 3 мең сумга штрафка тарттырачаклар, дип аныклана.

"Якыннарыгызны һәм туганнарыгызны кисәтегез. Төркемнәр күп төзелде, игътибарлырак булыгыз», - диелә хәбәрдә.

Министрлыкның матбугат хезмәтендә, полицейскийлар мондый тикшерүләр үткәрми, дип хәбәр итәләр, димәк, мәгълүмат фейк булып чыккан.


"Мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. Полиция хезмәткәрләре битлек режимын саклауны тикшерү белән шөгыльләнми", - дип ышандыралар министрлыкта.



Фото: WhatsApp скрины.


Читайте нас