Бездә халыкларның дус, тату яшәвенә республикадагы милләтара тотрыклылык - үзе дәлил.
«Башкортстан Республикасы халыклары ассамблеясе» IV съезды узды. Анда бөтен төбәктән 480 делегат катнашты. Дөньяда эпидемиологик вәзгыять уңаеннан һәм коронавирус инфекциясен таратмау максатыннан съезд онлайн-форматта узды.
Чара башында катнашучылар Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Умартачылык һәм апитерапия фәнни-тикшеренү институты директоры Әмир Ишемгулов истәлекләрен бер минут тынлык белән искә алдылар.
Съездда катнашучыларга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеомөрәҗәгать юллады. Ул җыелучыларны съезд эше башлану белән котлады һәм, милләтара хезмәттәшлек эшендә республика күп кенә төбәкләргә лаеклы үрнәк күрсәтә, дип ассызыклады. «Бу катлаулы заманнарда күпләр ярдәмгә мохтаҗ, - диде Радий Фәрит улы.
- Өлкән буын кешеләренә карата аеруча кайгыртучанлык һәм хәстәрлек күрсәтергә чакырам!» Үзенең видеомөрәҗәгатендә Русия Федерациясе Халыклар ассамблеясе Советы рәисе Светлана Смирнова Башкортстан Республикасында милли сәясәтнең төбәк моделен формалаштыру эшендә шактый тәҗрибә туплануын ассызыклады. "Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт", - дип уңышлар теләде Светлана Константиновна.
"Русия халыклары йорты" директоры Андрей Березин видеомөрәҗәгатьтә, пандемияне исәпкә алып, мондый форумны оештыру ни дәрәҗәдә җиңел булмаганын һәм, "барысына да карамастан", Башкортстан халыклары ассамблеясе съездына беренче тапкыр рекордлы санда катнашучылар җыелганын беләм, дип ассызыклады.
Исегезгә төшерәбез, “Башкортстан Республикасы халыклары ассамблеясе” төбәк иҗтимагый оешмасы - республиканың иң күпсанлы берләшмәләренең берсе. Ул республикада яшәүче халыклар вәкилләрен рәсми рәвештә теркәлгән 50дән артык милли-мәдәни иҗтимагый оешманы берләштерә.