Әминә Шәфыйкова, Башкортстан Республикасы мәдәният министры:
«Зур этнографик диктант» халыкара мәгърифәтчелек акциясе кечкенә юбилеен билгеләп үтә - барлык теләүчеләр анда бишенче тапкыр катнаша ала.
Диктант беренче тапкыр онлайн-форматта, бердәм чорда – 3-8 ноябрьдә үткәрелә. Узган елда Башкортстаннан 7123 катнашучы булды һәм без Русиянең иң яхшы ун төбәге арасына кердек. Быел без әлеге күрсәткечнең яңа формат ярдәмендә яхшы үсүенә исәп тотабыз.
Зөһрә Рәхмәтуллина, Башкортстан Республикасы халыклары ассамблеясе рәисе, Русия Дәүләт думасы депутаты:
"Зур этнографик диктант" - ул, барыннан да элек, дөньяның этнографик картинасын күзаллавым. Бу - безнең зур илдә һәм республикада яшәүче халыкларның килеп чыгышы турында минем белемнәремнең дәрәҗәсен ачыклау: туган җиребез кайда, халыклар ничек урнашкан, аларның гореф-гадәтләре, матди һәм рухи мәдәният үзенчәлекләре нинди. Бу мәгълүмат безнең ата-бабаларыбызның тамырларын белү өчен кирәк. Без замандашларыбыз өчен нәрсәне ядкарь итеп сакларга тиеш? Сакларга гына түгел, арттырырга, арытаба да тапшырырга. Этник киләчәгебез булсын өчен без үткәнебезне белергә тиеш. Шуңа күрә мин бу диктантка кушылам. Бу диктант үз чыганакларыңа әйләнеп кайту гына түгел, күршеңә карата кызыксыну да. Безнең белән озак еллар бергә яшәүчеләргә. Һәм бу этнографик диктант - үзенә күрә дуслык күпере, үз тарихыңа кайту юлында бердәмлек күпере.
Эльвира Аеткулова, Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе урынбасары:
Традицион рәвештә этнографик диктантта төрле төбәкләрдә һәм илләрдә яшәүче башкортлар катнаша. Онлайн-формат бик күп теләүчеләргә катнашырга мөмкинлек бирә. Быел без узган елдагыдан да күбрәк катнашырбыз, дип уйлыйм.
Тестны үзем үттем, бигрәк тә безнең республика халыклары, башкортлар белән бәйле сораулар ошады. Тест, чынлыкта, авыр түгел һәм төрле яшьтәге катнашучыларга исәпләнгән. Сорауларга җавап биреп, илебезнең, һәр халыкның үз үзенчәлекләре һәм традицияләренең ни дәрәҗәдә кызыклы һәм күпкырлы булуын тагын бер кабат аңлыйсың.
Фото: Башкортстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте