Башкортстан Республикасы Хөкүмәте коронавирус пандемиясе шартларында бизнеска ярдәм итүнең өченче пакетын әзерли. Кризиска каршы штаб утырышы барышында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров тиешле күрсәтмәләр бирде.
Андрей Назаров ярдәм чараларының беренче ике пакетын эшләгәндә булган федераль, төбәк һәм муниципаль ярдәм чараларының икътисадның төп секторларына булган ихтыяҗларын ни дәрәҗәдә үтәвенә анализ ясалуын әйтте.
Шулай итеп, биш юнәлешкә басым ясалды: салым преференцияләре, мөлкәт ярдәме, заем финанславы буенча ярдәм, бизнес чыгымнарының бер өлешен компенсацияләү рәвешендә турыдан-туры финанс ярдәме.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов хәбәр итүенчә, сәнәгать секторында Башкортстан Республикасы сәнәгать үсеше фонды линиясе буенча 20 предприятиегә 376,8 миллион сумлык кредит ярдәме бирелгән, алар беренче кирәкле товарлар, шул исәптен дезинфекция чаралары, саклагыч битлек һәм костюмнар җитештерүгә үзләштерелгән.
- Программаларны киңәйтүне исәпкә алып, ел азагына кадәр ташламалы кредит ярдәме күләме 450 миллион сумнан артып китә, - диде Рөстәм Моратов.
Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева хәбәр иткәнчә, төбәктә экспортчылар өчен ярдәм чараларын киңәйтү зарурлыгы бар.
Шулай ук ведомство төбәкнең Экспортка ярдәм итү үзәге белән берлектә Башкортстан җитештерүчеләренең товарларын электрон сәүдә мәйданчыкларында урнаштыру һәм компания вәкилләрен «Экспорт форсаж» программасы кысаларында халыкара базарларда эшләү күнекмәләренә өйрәтү белән шөгыльләнә.
«Опоры России» җәмгыятенең Башкортстан бүлекчәсе рәисе Ләйсән Николаева хәбәр иткәнчә, беренче һәм икенче ярдәм чаралары пакеты кысаларында бизнеска зур ярдәм күрсәтелгән.
Кризиска каршы хезмәт штабы утырышында Башкортстан муниципалитетларыннан бизнес-шерифлар катнашты. Үз докладларында алар районнардагы агымдагы хәлләр турында хәбәр итте.
Фото: Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең матбугат хезмәте