+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
4 ноябрь 2020, 09:14

Стратегик үсеш үзәгенә кадрлар тупланды

Кичә республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Башкортстанның Стратегик үсеш үзәгендә вазыйфалар биләү өчен кадрлар конкурсында җиңүчеләргә сертификатлар тапшырды. Онлайн режимында узган чарада Стратегик үсеш үзәге президенты Владислав Онищенко катнашты.

Кичә республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Башкортстанның Стратегик үсеш үзәгендә вазыйфалар биләү өчен кадрлар конкурсында җиңүчеләргә сертификатлар тапшырды. Онлайн режимында узган чарада Стратегик үсеш үзәге президенты Владислав Онищенко катнашты.

Премьер-министр, конкурста җиңүчеләргә мөрәҗәгать итеп, хәзер аларга, зур идарә командасының бер өлеше булу сәбәпле, республика һәм тулаем ил үсешенә өлеш кертү мөмкинлекләре ачылды, дип билгеләп үтте.

‒ Бу - сезгә тормышка юллама бирәчәк махсус эш урыны. Сезнең күбегез, Башкортстанда җитәкче вазыйфаларга гына күтәрелеп калмыйча, иртәме-соңмы, илебездә җитди вазыйфалар биләячәк, ‒ диде Андрей Назаров.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 1 октябрендә Башкортстанда «Стратегик үсеш үзәге» булдыру турында карар кабул ителде, аның командасы максималь ачык шартларда формалашачак. Үзәкнең җитәкчесе итеп икътисадның гамәлдәге секторында, дәүләт власте органнарының банк структураларында, законнар чыгару власте органнарында зур эш тәҗрибәсе булган Рөстәм Дәүләтов билгеләнде.

Яңа структурада эшләү өчен дәүләт идарәсенең, юриспруденциянең, инженериянең, фәннең төрле өлкәләрендәге экспертлардан, шулай ук карьера үсешендә кызыксынучы яшь белгечләрдән дәгъвалар җыю игълан ителде. Дәгъва кылучыларга анкета тутырырга һәм төбәктәге тормышны яхшырту өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында видеоинтервью язарга кирәк иде. Аннары претендентларны читтән торып тестлар һәм ачык сайлап алу көтә иде.

Конкурста эшчәнлекнең төрле өлкәләреннән йөздән артык белгеч катнашты, шуларның алтмыш алтысы финалга барып җитте, егерме сигезе сертификатлар алды.

Фото: Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайтыннан
Читайте нас