Бу эш «Торак һәм уңайлы шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында башкарылды. Мари әдибе Яныш Ялкайн исемендәге скверда ремонт эшләре тәмамланды.
Плитка түшәлгән җыйнак юллар, матур эскәмияләр һәм гадәти булмаган чүп савытлары – мондый үзгәрешләрдән соң сквер Мишкә районының Чурай авылы халкын һәм кунакларын үзенә тартып торучы ноктага әверелде.
Яңа яктырту системасы биредә кич белән дә йөрергә мөмкинлек бирә.
Композициянең төп элементы - танылган мари язучысы Яныш Ялкайн бюсты. Скверда скульптура портреты урнаштырылгач, укучылар өчен мари телен һәм мәдәниятен саклауга юнәлдерелгән сыйныфтан тыш чаралар уздырылачак.
Иң мөһиме - авыл халкы һәм кунаклары скверның үзгәрешен лаеклы бәяләде. Алар язын һәм җәй айларында бу киңлек тагын да матурланыр, дип ышана. Бу территориягә килгән һәр кеше аңа сакчыл мөнәсәбәттә булыр һәм аны киләчәк буыннар өчен саклар, дип өметләнәбез.
Фото: Мишкә районы хакимиятенең матбугат хезмәте.