Башкортстанда гомум кулланылыштагы урыннарны санитар эшкәртү дәвам итә.
Республика шәһәрләрендә һәм районнарында коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау максатыннан подъездларны дезинфекцияләү дәвам итә. Көн саен 16 меңнән артык подъезд һәм 2 мең лифтта дезинфекция үткәрелә.
Май аеннан башлап, барлык муниципалитетлар да шәхси саклану чаралары һәм дезинфекция чаралары белән тәэмин ителгән. Беренче һәм икенче этаплар барышында «Башфармация» аша 15 меңгә якын битлек, комбинезон, перчатка, 10 мең пар итек һәм саклау күзлекләре, 2 меңнән артык сиптергеч бүлеп бирелгән.
1, 2 һәм 3 этап кысаларында муниципалитетларга 40 мең литрдан артык дезинфекция чаралары концентраты бүлеп бирелгән.
- Билгеле, кешеләр даими рәвештә ябык ишекләр артында кала алмый. Кибеткә дә, даруханәгә дә чыгарга, этләрне урамда йөртергә, эшкә йөрүне дәвам итәргә кирәк. Подъезд һәм лифтларның чикләнгән киңлегендә эпидемиологик хәвеф арта. Шуңа күрә аларны эшкәртү бик мөһим. Моның өчен шартлар тудырылган. Барлык кирәкле чаралар да бар, - дип билгели Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев.
Фото: pravitelstvorb.ru