26 ноябрьдә Башкортостан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында 2020 елга «Башкортстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү» гомумдәүләт программасында билгеләнгән күрсәткечләрне үтәү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
2020 елда урманнарны куллану, саклау һәм яклау буенча чаралар, федераль дәүләт урман һәм янгын күзәтчелеге, урман фондыннан файдаланган өчен түләүләр кертү планын үтәү күрсәткечләре каралды.
Республиканың урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов Башкортстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге нәтиҗәсендә 2020 елның 9 аенда республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы югары нәтиҗәлелеге булган төркемгә кергән һәм комплекслы бәяләү буенча рейтингта 6нчы урынны алган, дип билгеләде.
Киңәшмәдә шулай ук «Экология» гомумдәүләт проекты «Урманнарны саклау» федераль проектының шул ук исемдәге төбәк проектын тормышка ашыру мәсьәләләре дә каралды.
– Федераль проектта билгеләнгән максатларга ирешү - министрлыкның төп бурычы һәм ул Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров контролендә тора, - диде Марат Шарафетдинов. - 2020 елга билгеләнгән төбәк проектының барлык күрсәткечләре тулы күләмдә үтәлгән.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Фото: Башкортстанның урман хуҗалыгы министрлыгы