+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
2 Декабря 2020, 10:24

Башына унитаз кияргә булганмы?

Баланың анасы коткаручыларны чакырткан.

Баланың анасы коткаручыларны чакырткан.Уфаның Мәгълүмат-диспетчерлык үзәгенә 1 декабрь кичендә коткаручылар ярдәменә мохтаҗ хатын-кыз мөрәҗәгать иткән.Ул хәбәр иткәнчә, аның биш яшьлек кызы башына унитаз өчен балалар утыргычын кидергән. Әни баланы "пластмасса әсирлеге"ннән коткарырга маташса да, сабыйның башы конструкциягә нык кереп утырган.«Килгән коткаручылар слесарь инструменты ярдәмендә куркуга төшкән кызны "әсирлектән" сак кына азат иткән. Коткару операциясе биш минуттан да артык булмаган", — дип сөйләделәр шәһәрнең Гражданнарны саклау идарәсе матбугат хезмәтендә.Табиб-коткаручы баланың башын караган, кыз медицина ярдәменә мохтаҗ булмаган.Фото: пресс-служба УГЗ по Уфе
Читайте нас