Шагыйрь, язучы, журналист Альберт Котыевның тууына – 80 ел.
Альберт Котыев 1940 елның 10 декабрендә Бүздәк районының Иске Бүздәк авылында туган. Сигезенче
сыйныфны тәмамлагач, колхозда эшли, атлар көтә, кече яшьтән заман авырлыкларын үз җилкәсендә татый. Бераздан аны Бүздәк районының “Алга” район гәзитенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә алалар.
1973 елда Альберт Котыев Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый һәм туган Башкортстанына “Кызыл таң” гәзитенә эшкә кайта. Үзенчәлекле сурәтләмәләр, мәкаләләр, очерклар белән чыгыш ясый. Соңыннан 20 елга якын Башкортстан Республикасының Министрлар Советы каршындагы Матбугатта дәүләт серләрен саклау идарәсендә мөхәррир вазыйфасын үти. Берникадәр вакыт “Өмет” гәзитендә эшли. “Тулпар” журналында хикәяләре басыла.
Альберт Котыевның балалар өчен 1980 елда басылган тәүге шигырь китабы “Төймәле йолдыз” дип атала. Бу китапның мөхәр-рире Равил Шаммас шагыйрь иҗатына хас күңел күтәренкелеген билгеләп үтә. Равил Шаммас шулай ук бер мәкаләсендә Альберт Котыевның 1959 елда Уфада һөнәрчелек училищесын тәмамлап, балта остасы, слесарь булып эшләве, читтән торып Мәскәүдәге ике еллык журналистика лекториенда укуы турында да хәбәр итә.
Альберт Әсгать улының Башкортстан “Китап” нәшриятында 1985 елда – “Кояш күтәрелгәндә”, 1990 елда “Офыкларда – ак томан” дип аталган шигъри җыен-тыклары дөнья күрә. Шигырь-ләренә кыскалык, афористик җорлык, фәлсәфилек хас. Лирик герое тормыш активлыгы, максатка омтылучанлыгы белән үзенчәлекле. Туган як, әхлак темалары, тормыш һәм гомер фәлсәфәсе, табигать лирикасы шигъриятендә төп урынны биләп тора.
“Җиләк тәме” (1996) китабы исә татар телендә нәшер ител-гән. Җыентыкта моңарчы матбугатта басылган 26 хикәя туплап бирелгән. Әсәрләр матур тел һәм тирән психологизм белән иҗат ителгән. Геройлар үзләренең күркәм кешелеклелек сыйфатлары белән игътибарны җәлеп итә. Әдипнең уйларында – катлаулы, авыр тормыш, төрле яшьтәге кешеләрне үз эченә алган замандашларыбыз. Алар хикәяләрдә кискен, трагик образлар аша һәм үзенчәлекле табигый алымнар белән тасвирлана.
Вафатыннан соң, 2001 елда, “Сыерчыклар кайта” исемле шигырьләр, әйтемнәр җыентыгы дөнья күрде. Китапның тәүге бүлегенә кечерәк яшьтәге балалар өчен тәгаенләнгән шигырьләре, икенче бүлектә әдип үзе уйлап чыгарган әйтемнәр, ягъни канатлы гыйбарәләр урын алган.
Иҗатчы 1998 елның 25 маенда Уфада вафат булды.
Дилбәр БУЛАТОВА әзерләде.