Инде "Булды!" дигәндә...
Ярославль өлкәсендә яшәүче бер ханым кредит буенча бурычларны түләүдән котылырга тели һәм җенесен алыштыра. Әмма аңардан барыбер әҗәтләрне кайтартканнар, дип хәбәр ителә Федераль суд приставлары хезмәтенең төбәк идарәсе сайтында.
39 яшьлек хатынның кредит оешмасына 280 мең сум бурычы була, дип билгеләп үтелә. Шул ук вакытта ул шалтыратуларга җавап бирми һәм яшәү урынын алыштыра. Нәтиҗәдә, аңа эзләү игълан итәләр.
Аның җенесен, исемен, фамилиясен һәм атасының исемен алыштыруы, шулай ук аның туу турындагы таныклыгына үзгәртелгән мәгълүматларны кертүе билгеле булган. Әмма суд приставлары аның мәгълүматларын ачыклый һәм банк исәбендә булган акчасын түләттерә.
...Бер танышым, сөяркәсенә ярарга маташып, җиденче кредит алды. Берсен дә түләми үзе. Кая әле, шәп тәҗрибә үрнәген җиткерим үзенә, ир-егет сыйфатларының күбесен барыбер югалтып бара бит инде!
Фото: Pixabay.com