-17 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
16 декабрь 2020, 00:35

Радий Хәбиров Сибайда булды

Биредә ул шәһәрнең үсеш перспективалары белән танышты.

Биредә ул шәһәрнең үсеш перспективалары белән танышты.
Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Сибайда булды. Төбәк җитәкчесе ихаталарны төзекләндерү барышы белән танышты, шәһәр дәваханәсендә булды һәм шәһәрнең үсеш перспективалары турында фикер алышты.
Республика Башлыгы Сибай концерт-театр берләшмәсе каршында урнашкан ташландык "Сибай" кунакханәсе бинасын карады. Биредә киләчәктә «Киләчәк фабрикасы» бизнес-үзәген урнаштыру өчен капиталь ремонт үткәрергә планлаштыралар. Инновацион эшкуарлык йорты креатив яшьләрне һәм бөтен Урал аръягы эшлеклеләр берлеген берләштерәчәк. Шәһәр хакимияте проект-смета документациясен әзерли башлаган инде. Радий Хәбиров бу башлангычны хуплады.
Исегезгә төшерәбез, шундый ук проект Уфада «Книжка» бизнес-үзәге базасында гамәлгә ашырылды да инде. 2020 елда Сибайда комплекслы рәвештә Матросов урамындагы өч йортның һәм Чайковский урамындагы 10 йортның ишегалды территорияләре төзекләндерелә. Бу максатларга 41,3 миллион сум акча җибәрелде, шуның 39 миллион сумы - республика бюджетыннан. Эшләр машина узу урыннарын, машина кую урыннарын, тротуарларны ремонтлауны, заманча балалар һәм спорт мәйданчыкларын, яктырткычлар, эскәмияләр, видеокүзәтү камераларын, койма белән әйләндереп алынган контейнер мәйданчыкларын урнаштыруны, шулай куаклар утыртуны үз эсенә ала.
Радий Хәбиров Чайковский урамындагы ишегалларында башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләде. Сибайда Радий Хәбиров Үзәк шәһәр дәваханәсендә булды. 2020 елда "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында медицина учреждениесе эре техника - компьютер томографы һәм ангиография комплексы алды. Аларны урнаштыру өчен махсус биналарга капиталь ремонт ясалган. Томограф инде эшли башлаган. Хәзер ангиографны эшләтеп җибәрү өчен җибәрү-көйләү эшләрен тәмамлыйлар. 2020 елда офтальмологик хезмәтне җиһазлауны дәвам иттеләр. Аерым алганда, дәваханә 4,2 миллион сумлык хирургия системасын алган. Бу катарактаны факоэмульсификацияләү буенча 475 операция үткәрергә мөмкинлек бирде. Асылда Сибай үзәк дәваханә базасында районара офтальмология үзәге булдырганнар, аның белгечләре Урал аръягы районнарына уңышлы чыга, пациентларны күчмә кабул итүне оештыралар, операцияләр үткәрәләр.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас: