+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
18 декабрь 2020, 20:05

Айнур пальмалары суыкка бирешми

Берничә ел элек авылда шундый агачлар үсеп чыккач, аларга торналар ияләште.

Берничә ел элек авылда шундый агачлар үсеп чыккач, аларга торналар ияләште. Дүртөйле районының Суккул авылы урамында зәмзәһир салкыннарга да бирешмичә үсә торган пальма агачлары бар. Экзотик агачларга пар торна да “кунган”. Айнур Әхмәтов аны үз куллары белән иҗат иткән. Суккул урамына кереп, Яүбәзе елгасы аша салынган күпердән күтәрелгәндә парлап “үскән” пальмаларны һич тә битараф кына узып китеп булмый. Болай да матур авылда ул чын мәгънәсендә монументаль сын төсен алган. Якын килеп, агач “кәүсәләрен” сыйпап караганнан соң гына аның чын пальма түгеллегенә ышанасың. Район авылларында мондый гаҗәеп матурлыкны очратканым юк иде, Башкортстанда да башкача бар микән?! Айнур Әхмәтовны тирә-якта алтын куллы балта остасы, ташчы, эретеп ябыштыручы, төзүче, электрик һәм башка һөнәрләре белән дә танылган кеше буларак яхшы беләләр. Кемнән сорасаң да, аның турында, кулыннан килмәгән шөгыле юк һәм һәрвакыт үз киңәше, эше белән ярдәм итәргә әзер тора, диләр. Ә менә капка төбендә парлы пальмалар “үсеп чыкканын” күргәч, авылдашларын тәмам шаккатыра Айнур. Әмма аның яңа һөнәре, башкаларда булмаган яңа урам матурлыгы тудыруга нәрсә этәргеч бирүен, күпләр белми... ...2015 елның салкын гыйнварында Дүртөйле районында булган автомобиль фаҗигасен күпләр хәтерлидер, мөгаен. Фаҗигадә берничә кешенең гомере өзелә. Алар арасында Айнурның хатыны — Уфа шәһәре кызы Гүзәл дә була. 32 яшьлек ана өч баласын ятим калдырып бакыйлыкка күчә. Әлбәттә, авыр фаҗигане онытырга тырышсалар да, ул һаман да Әхмәтовларның күңел, йөрәк яраларын әледән-әле сыкратып ала. Һәм менә шушы зур югалтудан соң Айнур үзләре яшәгән йортның капка төбенә ике пальма “утырта”. Бераздан аларда торналар оя кора. Айнур — азсүзле, бик җитди булып күренсә дә, йомшак күңелле кеше. Һәм шушы сыннарны иҗат итүе дә, бәлки, аның бик иртә калдырып киткән Гүзәленә онытылмас истәлеген мәңгеләштерергә теләве булгандыр. Башлары иелгән моңсу торналар да мәңгелеккә китәргә ашыкмый кебек тоела. — Пальмаларны автомобиль тәгәрмәче покрышкаларыннан эшләдем. Аңа кадәр аккошлар “үстереп” караган идем. Мәшәкатьле, әмма, матурлык тудыру үз осталыгымнан гына торгач, башлаган шөгыльне ташлыйсы килмәде, менә дигән килеп чыкты. Торналарның матурлыгы су өслегендә күренә, беренче карашка, пальма башына кунаклаулары гаҗәп тә кебектер. Су кошлары кайда да куна инде, — ди Айнур. Шулай, торналарга кунаклар өчен агачы да кирәк була. Айнур аны гади агач итеп түгел, пальма рәвешендә ясарга һәм урам якка, капка алдына якын мәйданчыкка урнаштырырга уйлый һәм ялгышмый. Башта шиномонтажда эшләүче дусларына мөрәҗәгать итә. Покрышкаларны, кирәкле детальләрне шулай туплый. Ихатага тулган “иҗат чималы”н күргән кешеләр дә аптырый бу хәлгә. — Пальмалар өчен уналты покрышка файдаландым, — ди Айнур. — Эш урыным — гаражда. Анысына да җәй айларында тотынырга вакыт юк. Кыш көннәрендә остаханәмдә покрышкаларга “җан өрәм”. Вакытны күп алуына да күнектем. Осталык янына сабырлык та кирәк. Балалар да ярдәм итә. Бигрәк тә төпчегем Элина һәр хәрәкәтне күзәтергә, өйрәнергә тырыша. Сызымнарын бергә әзерлибез... Элина Суккул урта мәктәбенең 4нче сыйныфында укый. Алина 10нчы сыйныфта белем ала. Улы Әмир Уфада машина төзелеше колледжында һөнәр үзләштерә. — Өйдә, зур залдагы стенадагы аккош рәсемнәрен дә әтием төшерде. Ә мин аккош эскизларын табарга, сайларга ярдәм иттем. Гомумән, без дә, әтигә охшап рәсем төшерергә, ниндидер сыннар ясарга яратабыз. Әмма апам белән икебез дә, мәктәпне тәмамлагач, медицина хезмәткәре һөнәрен сайларга уйладык. Кешеләр беркайчан да чирләмәсен, озак яшәсен, дип тырышачакбыз, — ди Элина. — Шушы юл читендә генә урнашкан матурлыкка сокланып, машинасын туктатып, кызыксынып китүчеләр бармы? — дип сорашам. — Быел гына Уфадан, Бөре шәһәреннән махсус килеп, шундый ук пальмалар эшләтеп алдылар. Бизнес чыганагы буларак карамыйм. Авылда берничә кешегә торналарны бүләк тә иттем. Сатар өчен эшләсәң, матур килеп тә чыкмас, бәлки. Башта юлдан үтүчеләрнең машина сигналы бераз борчый иде. Күрәсең, алар гаҗәпләнүеннән, соклануыннан шулай сәлам биргәндер. Хәзер күнектек инде, — ди Айнур. Айнур әти-әнисе белән бер йортта яши. Гаилә башлыгы Ревинер абый урындагы “Ленин” хуҗалыгында лаеклы ялга чыкканчы фермада эшләгән. Хатыны Резида ханым да озак еллар терлекчелек тармагында хезмәт салган. Тормышлары күркәм. Ихата-куралары да тәртиптә. Пальма матурлыгын күрергә килүче “турист”лар алдында да пөхтәлек, төзеклек булырга тиеш ич! Кар төшкәнче бакча-ихаталарының төрле чәчәкләргә күмелеп утыруы да биредә яшәүче гаиләнең матурлык яратуын һәм аны башкалар белән ихлас уртаклаша белүен күрсәтә.
Читайте нас