-15 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
27 декабрь 2020, 18:00

Филипп Киркоров балаларының әнисенә өйләнә?

15 ел буйдаклар сафын тулыландырып йөргән җырчының дөньясы түгәрәкләнә, диләр.

15 ел буйдаклар сафын тулыландырып йөргән җырчының дөньясы түгәрәкләнә, диләр.

Соңгы көннәрдә мәгълүмат порталларында Русия эстрадасы короленең тиздән өйләнәчәге турында каты бәхәсләр бара. Җырчының сөйгән яры кем? Бу сорау күпләргә тынгы бирми.

Киркоровның Аника Керимованың шоу-бизнес вәкилләре өчен туй күлмәкләре тегү буенча мода йортында булуы аның булачак туе турында имеш-мимешләрне кыздырып кына җибәрде.

Күптән түгел җырчы һәм шоу-бизнес өлкәсендә танылган шәхес Алена Кравец "Пусть говорят" телепрограммасы сәхнә артында “Рублевка Филипп Киркоровның балаларының әниләренә өйләнергә булуы турындагы хәбәрдән шау-гөр килә”, дип сөйләгән.

Тик Кравец фикеренчә, Филиппның диджей Екатерина Гусева белән язмышын бәйләве ихтимал, чөнки соңгы вакытта алар бер-берсенә бик җылы мөнәсәбәттә.

Искәртеп узабыз, Филипп Киркоров инде 15 ел буйдаклар сафында. Алла Пугачева белән рәсми аерылышканнан соң, ул әле бер тапкыр да законлы никахка кермәгән. Җырчы берүзе ике бала – кызы Алла-Виктория һәм улы Мартинны тәрбияли. Балаларны суррогат ана тапкан.

Фото:mk.ru
Читайте нас: