-10 °С
Ачык
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
9 гыйнвар 2021, 12:05

Тешләрне яңа җайланма белән дәвалыйлар

Кырмыскалы үзәк район дәваханәсенә заманча өч стоматология җиһазы кайтарылды.

Кырмыскалы үзәк район дәваханәсенә заманча өч стоматология җиһазы кайтарылды.

Яңа җиһазлар "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында ил халкының теш авыруларын беренчел кисәтү дәүләт программасы һәм республика Башлыгының “2024 елга кадәр Башкортстан Республикасының социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлеше турында”гы Указы нигезендә алынды.

— Стоматология җиһазы пациент өчен уңайлы кәнәфидән, табиб өчен корылмалар өстәленнән тора. Ул пациентларга стоматология ярдәменең барлык төрләрен күрсәтү өчен кирәк. Яңа җиһазлар кайту районда яшәүчеләргә сыйфатлы стоматология ярдәме күрсәтү мөмкинлеге бирде, — дип билгели медицина учреждениесе белгечләре.

Бүгенге көнгә яңа җиһазлар ярдәмендә районның 2391 пациенты стоматологик ярдәм алган.

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан


Фото:srk.nationalpriority.ru
Читайте нас: