Җылытуга түләүләр дөрес исәпләнгәнме?
Җылылык өчен нигезсез саналган акчаны Башкортстан халкына узган атнада (декабрь өчен) идарәче һәм ресурслар белән тәэмин итүче компанияләр кире кайтарды. Башкортстанда яшәүчеләргә түләүләрне кире кайтару эше дәвам итә, киңкүләм тикшерүләр дәвам итә.
Башкортстанның иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә декабрьдә җылыту өчен түләүне нигезсез арттыруга, ноябрьгә карата күп кенә шикаятьләр килде. Кешеләр шәхсән килә һәм шикаятьләрне электрон һәм кәгазь почта аша җибәрә, дип ачыклык керттеләр Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсендә.
Шулай итеп, бу бүген халыкны борчыган иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Искәртеп узабыз, 11 гыйнварда Башкортстан Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров җылылык өчен нигезсез түләүләр алган кешеләргә акчаны кайтарырга йөкләде һәм ике көн эчендә бу мәсьәләне хәл итүне сорады.