+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
20 гыйнвар 2021, 18:45

Ковид корбаннары 167гә җитте...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 22 403кә җитте.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 22 403кә җитте.
Соңгы тәүлектә куркыныч инфекция янә 168 кешедә расланды.
Әле республика дәваханәләрендә 803 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 52се - авыр хәлдә, 15 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Чагыштырмача җиңел формада авыручы 4526 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 164 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 16907.
Тагын бер якташыбызның гомере өзелүгә ковид сәбәпче булды. Шулай итеп, Башкортстанда коронавирустан вафат булучылар саны 167гә җитте.
Пневмония очраклары да көн саен ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 235 кешегә куелган. 135 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада коронавируска 2 200 981 лаборатор тикшерү үткәрелгән, 2 131 488 кеше тикшерелгән.
Бер тәүлектәге тикшерүләр саны – 11 468, 11 117 кеше тест үткән.
Фото:
uznavaitut.ru
Читайте нас: