-30 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
20 гыйнвар 2021, 19:50

"Криминаль авторитет", имеш...

Дусты аның чын бандит булуына ышанмагач, кыйнарга булган...

Дусты аның чын бандит булуына ышанмагач, кыйнарга булган...
Стәрлетамакта яшәүче 24 яшьлек ир үзен "криминаль авторитет" дип санаган дустын урындык белән кыйнаган.
18 гыйнварда Стәрлетамакның тулай торакларының берсендә яшәүчеләр кыйналган 47 яшьлек ирне тапканнар. Полиция хезмәткәрләре ир-атка җәрәхәт ясаучыны эзли башлаган. Тиздән хокуе сакчылары 24 яшьлек шикләнелүчене тоткарлаган. 47 яшьлек ир үзен "криминаль авторитет" дип белдергәннән соң, ир-атлар арасында низаг чыккан. Элек төрмәдә утырган яшь ир моңа ышанмаган. Аларның әрләшүе бераздан сугышуга әйләнеп китә һәм ул дустын урындык белән кыйный.
Нәтиҗәдә, бәхетсез тулай торакның коридорында ук аңын югалткан. Аңа карата сәламәтлеккә авыр зыян китерү факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: osnmedia.ru
Читайте нас в