-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
21 гыйнвар 2021, 15:08

Агыйдел күпере хәвефсез һәм ышанычлы булачак

Уфадагы Агыйдел елгасы аша яңа күпер төзелеше дәвам итә. Ул «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты объектлары исемлегенә керә. Аны төзү өчен акча федераль, республика һәм шәһәр бюджетларыннан бүлеп бирелә.

Уфадагы Агыйдел елгасы аша яңа күпер төзелеше дәвам итә. Ул «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты объектлары исемлегенә керә. Аны төзү өчен акча федераль, республика һәм шәһәр бюджетларыннан бүлеп бирелә.

Подрядчы оешма булып торучы «Уралмостострой» җәмгыяте төзелешкә 2019 елның июлендә кереште һәм 2021 ел ахырында аны тәмамларга планлаштыра. Хәзерге вакытта күпер кичүенең барлык терәкләре тулы күләмдә куелган. Заказчы вәкиле хәбәр итүенчә, әле объектта монтажлау, пролет корылмаларын автомат рәвештә эретеп ябыштыру эшләре бара.

"Бүгенге көндә 6000 тонналы төп металл конструкцияләренең һәм ярдәмче конструкцияләрнең 5500 тоннасы участокка куелган, шуларның 4100 тоннасы эреләндерелгән. 251,6 метр озынлыкта пролет корылмасының биш этабы башкарылган да инде. Алтынчы этап быел мартка планлаштырылган", - дип хәбәр итте Уфа хакимиятенең капиталь төзелеш бүлеге башлыгы урынбасары Андрей Исаев.

Яңа күпер кичүе белән турыдан-туры бәйләнештә Зәки Вәлиди урамы һәм Салават Юлаев проспекты киселешендәге юлүткәргеч урнашкан. Кызганычка каршы, ул инде үз мөмкинлекләрен тулысынча файдаланган һәм үсеп килүче транспорт агымын үти алмый.

Күпер белән бәйләү һәм үткәрү сәләтен арттыру максатыннан 8 гыйнварда әлеге транспорт чишелешен реконструкцияләү башланды. Билгеләп үтик, әле юл үткәргечтә һәр юнәлештә дүрт полоса булса, реконструкциядән соң алты полосага ия булачак. Шулай ук пролет корылмасының балкалары 24тән 33 метрга кадәр озынайтыла, шул рәвешле Салават Юлаев проспектында транспорт хәрәкәте өчен тагын бер аерым полоса барлыкка килә, бу да тыгыннарны һәм транспорт агымын киметергә тиеш.

"Бүген объектта пролет корылмасының балкаларын демонтажлау бара. Алар - барлыгы 20 данә, 11е демонтажланган инде. Бу эшләрне, юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү өчен, төнге вакытта гына башкарабыз. Моның өчен Салават Юлаев проспекты буенча бу участок тулысынча ябылды: 00.00 сәгатьтән 05.00 сәгатькә кадәр эшләп, балкаларны демонтажлауны гыйнвар азагына тәмамларга планлаштырабыз", - дип билгеләде Уфа хакимиятенең капиталь төзелеш бүлеге начальнигы Евгений Кулешов.

Фото: Уфа шәһәре хакимияте сайтыннан.


Читайте нас: