+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
22 гыйнвар 2021, 13:35

"10 мең сумга минеке булырсыңмы?"

Полициягә янә алданган ир мөрәҗәгать иткән.

Туймазы районы полициясенә Яр Чаллыда яшәүче ир мөрәҗәгать иткән. Ир-ат мошенниклар хәйләсенә эләккән. Бу хакта республика буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дальнобойщик ир-егет Туймазы яныннан узып барганда фәхишәләр хезмәтеннән файдаланырга була. Моның өчен ул кызны социаль челтәрдә махсус төркемдә тапкан. Аралашу башланган, ир-егет яңа танышына 10 мең сум күчергән. Тик менә "мәхәббәт төне" генә килеп чыкмаган, акча алганнан соң, кыз элемтәгә чыгудан туктаган.
Ир полициягә мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Әлегә кызны эзләү бара.
Ир-егетләрнең мондый хәлдә калуы сирәк түгел. Полиция хезмәткәрләрена моңа охшаш хәлләрне бик еш ачыкларга туры килә. Шул ук вакытта, алар белми калганнары да әллә күпме. Ир-егетләр исемнәренә тап төшермәс өчен шул рәвешле алданганнарын еш кына сер итеп саклый икән.

Фото: bash.news
Читайте нас: