+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
25 гыйнвар 2021, 11:55

Башкортстан сакчыл җитештерү буенча лидер булды!

Башкортстан “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм” гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләрнең сакчыл җитештерүе буенча Русия төбәкләре арасында лидер булды. Узган ел нәтиҗәләре буенча рейтингны Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль компетенцияләр үзәге тәкъдим итте.

“2020 елда предприятиеләрнең 1696 хезмәткәре сакчыл җитештерү инструментларына укыды. Шуларның 1 меңгә якыны республика Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр үзәге идарәсендә технологияләр үзләштерде, 376 хезмәткәр - Федераль компетенцияләр үзәге идарәсендә, 249ы мөстәкыйль рәвештә укыды”, - дип хәбәр итте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.

Башкортстаннан тыш, өйрәтелгән хезмәткәрләр саны буенча лидерлар өчлегендә Татарстан (1592) һәм Түбән Новгород өлкәсе (1330) булды.

Үткән елда Башкортстанда “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм” гомумдәүләт проектында 106 компания катнашты. Федераль үзәк тарафыннан билгеләнгән предприятиеләр саны буенча план күрсәткече 37,6 процентка арттырып үтәлгән.

Фото: ТАСС
Читайте нас: