+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
25 гыйнвар 2021, 16:30

Радий Хәбиров: "Халык белән ешрак аралашыгыз!"

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров чиновникларга халык белән аралаша башларга кушты.

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров чиновникларга халык белән аралаша башларга кушты.

“Без хәзер кичерә торган зур проблемаларның берсе - эпидемиологик сәбәпләр аркасында без кешеләр белән сөйләшүдән туктадык. Без аларга җаваплар бирүдән туктадык, шуның аркасында алар тагын да ныграк ачулана. Узган ел, гомумән, иң катлаулыларның берсе булды. Кешеләр авырый, үлә, ә безнең даими чикләүләр халыкның бик тынычсызлануына китерә. Муниципалитетлар башлыклары, сезгә системаны карарга киңәш итәм: сезнең иҗтимагый палаталарыгыз, муниципалитетлардагы советларыгызда кемнәр әгъза булып тора?

Урал Таһир улы Килсенбаев, Ростислав Рәфкать улы Морзагулов, бу уңайдан модель законын кабул итәргә кирәклеге турында уйлагыз. Иҗтимагый палаталарга дөресен сөйләүчеләр эләгергә тиеш. Без республика дәрәҗәсендә Кеше хокуклары буенча советка да, Иҗтимагый палатага да инициативалы кешеләрне кабул иттек, аларның үз фикере власть фикереннән еш аерылып тора. Хәзер төп бурыч - кешеләр белән аралашу.

Безнең йортларга идарә итүчеләр эшен даими нигездә яңартырга кирәк. Җитәкчеләр барлык дәрәҗәләрдә шәхси кабул итүләрне тергезергә тиеш. Әгәр кешеләр белән ешрак сөйләшсәк, аларның безнең тәрәзәләр астына килү сәбәпләре азрак булачак, һәм аларның сорауларын бергә хәл итәчәкбез.

Сораулар бик тормышчан бит: кемнеңдер йорты янын кардан начар чистарталар, кемнеңдер подъездлары пычрак, кемнеңдер тәрәзә алдында этләр өрә, кемнеңдер эше юк... Болар - бик мөһим. Планлы рәвештә кешеләр белән аралашу яссылыгына күчәргә кирәк”, - дип язды Радий Хәбиров “ВКонтакте”дагы сәхифәсендә.

Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас: