+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
29 гыйнвар 2021, 11:30

Былтыргы кануннар быелга ярамый

2021 елның гыйнварыннан аларның байтагына үзгәрешләр кертелде.

2021 елның гыйнварыннан аларның байтагына үзгәрешләр кертелде.

Хезмәт хакы һәм яшәү минимумы артты

1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы 5,5 процентка артты һәм ул 12 792 сум тәшкил итә. Русия Федерациясе буенча яшәү минимумы күләме 11 653 сум тәшкил итә. Үсеш – 3,7 процент. Агымдагы елдан минималь хезмәт хакы һәм яшәү минимумы куллану кәрзиненнән түгел, ә медиан кеременнән чыгып исәпләнә. Медиан керем яшәү минимумыннан күбрәк һәм азрак хезмәт хакы алу нисбәтеннән чыгып эшләнә.

Пенсияләрне индексацияләү

1 гыйнвардан картлык буенча пенсия 6,3 процентка, ягъни 17 443 сумга кадәр артачак. Картлык буенча страховка пенсиясенә беркетелгән түләү күләме 6044 сум 48 тиен тәшкил итәчәк. Индексацияләү һәр пенсионерга аерым исәпләнә. Ул өстәмәнең күләме аның ала торган пенсия күләменә бәйле. Социаль пенсияләр 2,6 процентка индек­сацияләнә.

Ана капиталы

1 гыйнвардан ана капиталы артты: беренче балага – 466 617 сумнан 483 881,83 сумга, икенче балага 150 000 сумнан 155 550 сумга кадәр. Беренче бала өчен аны алмаган гаиләләрдә икенче балага ана капиталы 639 432 сум тәшкил итәчәк.

Авыл ипотекасы

1 гыйнвардан ана капиталы акчасын авыл ипотекасы буенча беренче взноска тотарга мөмкин. Бу программада катнашу өчен хәзер җир милекчесе булу мөһим түгел. Авыл ипотекасын арендатор да алырга мөмкин.
Ямал-Ненец автономияле округында яшәүчеләр өчен кредитның максималь күләме 5 миллион сумга җитте. Элек бу кадәр акча Ленинград өлкәсе һәм Ерак Көнчыгыш федераль округы халкына гына бирелә иде. Калган төбәкләрдә, шул исәптән Башкортстанда, кредитның максималь күләме элеккечә калды. Ул 3 миллион сум тәшкил итә.

Байларга салым

1 гыйнвардан керемнәре елына 5 миллион сумнан артып киткән кешеләр өчен НДФЛ ставкасы 13 проценттан 15 процентка кадәр артты. Бу, ягъни аена якынча 416 мең сум акча алучылар, бары тик 5 миллион сумнан артып киткән суммага гына 15 процент түләячәк. Әлеге акчалар сирәк очрый торган авырулары булган балаларны дәвалауга тотынылачак.

Электрон хезмәт кенәгәләре

1 гыйнвардан беренче тапкыр эшкә урнашкан хезмәткәрләргә бары тик электрон хезмәт кенәгәләре генә рәсмиләштерелә. 2020 елда электрон форматны сайлаучылар аларга үз стажы турында 2020 елга кадәр язылган язмаларны кертә алачак. Киләчәктә хезмәт стажы турында мәгълүматны Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша да алырга мөмкин булачак.

Ерактан торып эшләү

1 гыйнвардан дистанцион эшнең үзенчәлекләре турындагы канун үз көченә керде. Ул, аерым алганда, эш күләмен саклап калганда, хезмәт хакын киметү өчен сәбәп була алмавын, эш вакытына һәм ялга кагылышлы нормаларны, шулай ук хезмәткәр белән эш бирүченең үзара хезмәттәшлеге тәртибен билгели. Дистанцион хезмәткәрләр өчен шулай ук эштән азат итү өчен нигезләр исемлегенә төзәтмәләр кертелгән. Аларны ике көн эш бирүче белән элемтәгә чыкмаган очракта эштән куачаклар.

“Больничный” буенча түләүләр

1 гыйнвардан Русиядә “больничный” буенча турыдан-туры түләүләр системасы эшли башлаячак. Бу механизм страховкаланган гражданнарга пособиеләрне эш бирүче аша түгел, ә турыдан-туры Социаль страховка фондыннан алырга мөмкинлек бирәчәк.

Автомобиль аптечкалары

1 гыйнвардан машина йөртүчеләргә әзер автомобиль аптечкаларын сатып алу мәҗбүри түгел. Алар Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгында китерелгән исемлек нигезендә аптечкаларны үзләре дә туплый алачак.

Янгынга каршы яңа кагыйдәләр

1 гыйнвардан янгынга каршы яңа кагыйдәләр үз көченә керде. Аерым алганда, шәхси йортлар территориясендә чүп-чар яндыру һәм учаклар кабызу тыела. Моның өчен махсус җиһазландырылган урыннар булырга тиеш. Янган шәмнәр һәм керосин лампаларын караучысыз калдырырга ярамый. Шулай ук торак биналарга кулдан ясалган җылыту мичләрен дә куярга ярамый. Яңа кагыйдәләргә дәваханәләрдә, югары уку йортларында, колледжларда, техникумнарда, мәктәпләрдә, поликлиникаларда һәм транспортта тәмәке тартуны тыю да кертелгән.

Хәмер бәяләре
1 гыйнвардан алкогольнең кайбер төрләренә минималь ваклап сату бәясе арта: 0,5 литр күләмендә – гамәлдәге 230 сумнан 243 сумга кадәр, шундый ук күләмдә коньяк өчен – 433 сумнан 446 сумга кадәр, 0,75 литр шампан шәрабы өчен – 164 сумнан 169 сумга кадәр.

Айныткыч

1 гыйнвардан төбәкләргә түләүле медицина айныткычлары булдыру хокукын бирүче канун үз көченә керде. Айныткычта куну бер төнгә уртача 1,5 мең сум тәшкил итәчәк, төгәл бәясе һәр субъект тарафыннан аерым билгеләнә.

Дәүләт хезмәтләрен алу гадиләштерелә

1 гыйнвардан дәүләт хезмәтләре күрсәтүче органнарга мөрәҗәгать итүчедән аның хезмәт хакын раслаучы документлар, шулай ук опека һәм попечительлек органнары тарафыннан бирелгән карарлар, бәяләмәләр һәм рөхсәтләр таләп итү тыела. Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу турындагы таныклыкларны бары тик аларны башка дәүләттә биргән очракта гына тапшырырга кирәк булачак.

Криптовалютаны тыю

1 гыйнвардан “Санлы финанс активлары турында”гы канун эшли башлады. Ул “Санлы финанс активлары” һәм “Санлы валюта” төшенчәләренә билгеләмә бирә, шулай ук Русиядә товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр өчен криптовалюта куллануны тыя. Шулай ук, санлы акча белән түләү алымнарын рекламалау да тыела.

Коммуналь хезмәтләрне өзү

1 гыйнвардан коммуналь хезмәтләрне өзүгә һәм түләмәгән өчен штрафларны исәпләүгә вакытлыча мораторий гамәлдә булу туктатылды. Хәзер түләмәүчеләргә электр энергиясен өзү турында хәбәр җибәреләчәк. Канун буенча, электр энергиясе өчен бурыч куллану нормативыннан ике тапкыр артса, сату компаниясе бурычларны тулысынча түләүгә кадәр чикләү кертергә хокуклы.

Хатын-кызлар өчен кайбер чикләүләр

1 гыйнвардан зарарлы һәм хәвефле производстволарның, эшләр һәм вазый­фаларның яңа исемлеге үз көченә керде, анда хатын-кызлар хезмәтен куллану чикләнә. Документ хатын-кызларга, әйтик, электр поездлары, электричкалар, тиз йөрешле һәм югары тизлекле поездлар машинистлары, фура йөртүче булып эшләргә, шулай ук суднода боцман яки матрос булырга рөхсәт итте. Хатын-кызлар өчен тыелган тармаклар арасына, химия производствосы, җир асты һәм тау эшләре, металл эшкәртү, скважиналар бораулау, нефть һәм газ чыгару һ.б. керә.

“Акыллы” счетчиклар

1 гыйнвардан файдалануга тапшырылучы күпфатирлы йортлар электр энергиясен исәпкә алуның “акыллы” приборлары белән җиһаз­лан­дырылырга тиеш. Аларда ерактан торып күрсәт­мәләрне тапшыра торган һәм электр чел­тәрләре эшен контрольдә тотучы датчиклар булырга тиеш.

Эшләнмәләрне маркировкалау

1 гыйнвардан җиңел сәнәгатьнең маркировкаланмаган товарлары әйләнеше тыелачак. 2021 елның 1 февраленә кадәр әйләнештә катнашу­чыларның барысы да 2021 елның 1 гыйнварына кадәр сатылмаган товар калдыкларын маркировкаларга тиеш. Һәр сатып алучы товарның легальлеген, сыйфатын һәм мәгълүматын тикшерә, мар­киров­каның кодын “Гадел билге” мобиль кушымтасы ярдәмендә сканерлый ала. Шулай ук зәркән эшләнмәләрен маркировкалау да мәҗбүри булып тора.

Пляжда булганда

1 гыйнвардан пляжлардан файдалануның бердәм кагыйдәләре үз көченә керде. Алар, нигезендә, анда хайваннарны алып килү, бүрәнәдә һәм такталарда йөзү, кызыл яки кара флаг күтәрелгәндә су коену тыела.
Читайте нас: