-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
4 февраль 2021, 20:35

Гаилә консультацияләре көне узды

Мондый консультацияләр киләчәктә дә оештырылачак.

Мондый консультацияләр киләчәктә дә оештырылачак.
3 февральдә Башкортстанда “Аек авыл-2020” конкурсы кысаларында гаилә консультацияләренең күчмә көне узды. Составында табиб-наркологлар, опека органнары хезмәткәрләре, педагоглар, психологлар һәм башка белгечләр булган төркем “Аек авыл” конкурсының республика этабында катнашучы барлык 54 торак пунктта да булды. Бу белгечләргә эләгү һәм бер үк вакытта төрле мәсьәләләр буенча һөнәри консультация алу мөмкинлеге тудырды.
Гаилә консультацияләре барышында белгечләргә барыннан да ешрак алкоголизмны дәвалау, социаль ярдәм чаралары, кризислы хзлләрдәге гаиләне социаль озата бару; өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны тәрбиягә алган гаиләләр; өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү; опека һәм попечительлек өлкәсендәге законнар турында сораулар бирелде. Һөнәри киңәш артыннан гаилә консультацияләренең бердәм көнендә республиканың мең ярымга якын кешесе мөрәҗәгать итте. Республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, Бөтендөнья башкортлар корылтае, Мәгариф һәм фән, Сәламәтлек саклау министрлыклары эгидасы астында “Аек авыл” конкурсы кысаларында сәламәтлек курслары дәвам итәчәк.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас: