+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
16 февраль 2021, 15:35

Башкортстан Башлыгы халык үлемен киметү бурычын куйды

Кан әйләнеше системасы һәм яман шеш авыруларыннан үлүчеләр санын киметү мәсьәләләре Башкортстан Хөкүмәте Президиумы утырышында төп темаларның берсе булды. Утырыш республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә узды.

Кан әйләнеше системасы һәм яман шеш авыруларыннан үлүчеләр санын киметү мәсьәләләре Башкортстан Хөкүмәте Президиумы утырышында төп темаларның берсе булды. Утырыш республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә узды.

Андрей Назаров, киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, пандемия республика тормышына һәм сезнең белән безнең эшкә җитди төзәтмәләр кертте, диде. Ул билгеләп үткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча, республикада да, тулаем илдә дә халыкның үлүе сизелерлек арта.

- COVID-19дан үлүчеләр саны бу артуның турыдан-туры сәбәпчесе булды. Башкортстан Башлыгы безнең алга халык үлемен киметү бурычын куйды, һәм нәкъ менә әлеге күрсәткеч буенча безнең быелгы эш бәяләнәчәк, - дип ассызыклады Премьер-министр.

"Росстат"ның беренчел мәгълүматларына караганда, узган елда республикада үлүчеләр саны, 2019 елдагы белән чагыштырганда, 23,1 процентка арткан. Былтыр үлем сәбәпләренең төп күрсәткечләре арасында кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлгән кешеләрнең өлеше - 36,5 процент. Үлем күрсәткечен киметү өчен республикада “Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш” һәм “Онкология авырулары белән көрәш” төбәк проектлары кысаларында чаралар уздырыла.

Кан әйләнеше системасы авырулары булган пациентларга план буенча медицина ярдәме ташламалы дарулар бирү, өйдә диспансер авыруларын тикшерү һәм телемедицина консультацияләре уздыру юлы белән башкарылган - бу күрсәткеч, 2019 елдагы белән чагыштырганда, ике тапкыр арткан. Күчмә эш актив алып барылган. Үткән елда кардиоүзәк белгечләре тарафыннан 101 тапкыр районнарга чыгу оештырылган, шул исәптән «Сәламәтлек үзәге» мобиль комплексы катнашлыгында. Кардиологлар тарафыннан барлыгы 5 144 кешегә, шул исәптән 300 балага, консультация бирелгән.

Узган елда “Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш” төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында планлаштырылган җиһазлар тулысынча файдалануга тапшырылган. Барлык чаралар агымдагы да дәвам итәчәк. Республикада онкология авыруларыннан үлүчеләр санын киметү буенча чаралар да актив кабул ителә.

Андрей Назаров профильле министрлыкка “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының төбәк проектларының ел нәтиҗәләре буенча максатлы күрсәткечләргә ирешү зарурлыгына игътибарны көчәйтергә кушты, беренче чиратта, киңәшмәдә сүз барылган кан әйләнеше һәм яман шеш авыруларыннан үлүчеләр санын киметү. Премьер-министр сәламәтлекне саклауга юнәлеш тоткан халык белән профилактик эш алып баруны нәтиҗәлерәк оештырырга кушты.

Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас: