-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
16 февраль 2021, 12:20

“Чаңгы юлы”нда кызу булды!

XXXIX Бөтенрусия ярышында Башкортстанның 63 муниципалитетыннан 121 мең кеше катнашты.

XXXIX Бөтенрусия ярышында Башкортстанның 63 муниципалитетыннан 121 мең кеше катнашты.

“Русиянең чаңгы юлы” XXXIX Бөтенрусия киңкүләм чаңгы ярышы актив яшәү рәвешен яратучыларны берләштерде һәм бөтен республикада төрле яшьтәге кешеләрне җый­ды. Респуб­ликаның 63 муниципалитетында чаңгы стартларына мәктәп укучылары, студентлар, эшчеләр һәм пенсионерлар чыкты. Күптән көтелгән һәм берничә дистә ел үткәре-леп килгән яраткан спорт бәй­рәмендә гаиләләр белән катнаштылар. Ярышлар 3 һәм 5 чакрым арага узды.

Чара “Демография” гомумдәү­ләт проектының “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Бәйгедә 1 яшьтән алып 91 яшькә кадәр спорт сөючеләр катнашты. “Русиянең чаңгы юлы-2021” бәйге­сендә иң кечкенә катнашучы Кү­гәрчен районыннан Әминә Сәйфуллина булды, аңа нибары 1 яшь һәм 11 ай. Чаңгы ярышларының иң өлкән катнашучысы – Мишкә районыннан 91 яшьлек Сергей Салякин.
Республикада ярышларның территориаль үзәк мәйданы итеп Уфа шәһәре сайланды. Шәһәрнең җиде районында оештырылган чарада 31 меңнән артык кеше катнашты.
Уфада ярышны ачу тантанасында яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов, 13 тапкыр Паралимпия уеннары, 18 тапкыр дөнья, 43 тапкыр Ев­ропа, Русия Паралимпия комитеты вице-президенты, Русиянең атказанган спорт мастеры Рима Баталова һәм Орджоникидзе районы хакимияте башлыгы Марат Галиуллин катнаштылар.
Руслан Хәбибов ярышларда катнашучыларга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның сәламен җиткерде. Анда республика җитәк­чесе Сәламәтлек һәм актив озын гомер елы нәкъ менә “Русиянең чаңгы юлы”ннан башлануын билгеләп үткән.
“Биатлон” стадионы Уфа халкын гына түгел, башкала кунакларын да җыйды. Чаңгы ярышларында Уфа дәүләт нефть техник универ­ситетында укучы чит ил студентлары да ярышты.
– Беренче тапкыр карны Уфада күрдем, күптән түгел физкультура дәресендә чаңгы шуарга өйрәндем. Ярышта беренче урын алырмын дип уйламыйм, әмма иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу, – диде университет студенты Махьюс Самба.
Үзәк Африка студенты Махьюс Самба белән бергә кышкы ярышларда аның вуз буенча дуслары катнашты. Алар Мисыр һәм Таҗикстаннан Уфага укырга килгән. Алар үзләренең ныклыгын сынарга теләгән һәм чаңгы шуу­ның бер дә авыр түгеллегенә, ә күңелле һәм мавыктыргыч булуына инанган. “Русиянең чаңгы юлы-2021” бәйгесе кысаларында биредә 9 ярыш узды. Вип-узышта яшьләр сәясәте һәм спорт министры урынбасары, биатлончы, Наганодагы Олимпия уеннары­ның бронза призеры Павел Мөс­лимов улы Андрей белән катнашты.
Ярышларда җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр, кубоклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Читайте нас в