+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
28 февраль 2021, 11:45

“Сөй халыкның дөньясын!”

Районнарда милли-мәдәни һәм әдәби тормыш кайнап тора

Районнарда милли-мәдәни һәм әдәби тормыш кайнап тора.
Башкортстан – татар әдәбиятына күп әдипләр биргән төбәк. Бүген дә республикада татар телендә иҗат итүчеләрнең китаплары чыгу, китап презентацияләре үтү, күргәзмәләр оештырылу – көтеп алынган матур күренеш.
Мәсәлән, Чакмагыш районындагы әдәби, мәдәни тормышка күз салыйк. Әдәбият елы кысаларында “Чакмагышым, сиңа җырым”, “Китапханә – илһам чишмәсе” күргәзмәләре, “Яңа китаплар галереясы” ярминкәсе, шулай ук район турында китаплар сату оештырылды.
Башкортстанда гына түгел, Татарстанда да билгеле галим, икътисад фәннәре докторы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, журналист, публицист, язучы Касыйм Йосыповның “Моңаймас та иде, һай бу бала...” китабы презентациясендә иллюстрацияле китап күргәзмәләре циклы оештырылды. “Илһам алып туган туфрактан”, “Уңыш сере иҗади эзләнүдә” дип аталган бу күргәзмәләрдә Касыйм Йосыповның тормышы һәм иҗаты турында төрле материаллар, аның әдәби-нәфис һәм фәнни басмалары, шулай ук Чакмагыш районының тарихы, икътисады турында язмалар тәкъдим ителде.
Тозлыкуш авылы мәдәният йортында оештырылган “Калфак туе” фольклор бәйрәмендә “Рухыбызның сүнмәс йолдызлары” күргәз-мәсе оештырылды. Анда иллюстрацияләр һәм китаплар аша Чакмагыш районының күренекле кешеләре турында материаллар, район декоратив сәнгать осталарының иҗади эшләре тәкъдим ителде.
2018 елда Чакмагышта республика “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының бүлекчәсе, районның мәгариф, мәдәният бүлекләре, авыл хакимиятләре тарафыннан “Чәчәкләрдә – милләт матурлыгы” фестивале оештырылды. Анда бөек татар шагыйрьләре Габдулла Тукайның һәм Муса Җәлилнең юбилейларына багышланган күргәзмәләр тәкъдим ителде. Презентацияләрнең милли киемнәрдә, җыр-бию, театраль тамаша аша күрсәтелүе бәйрәмгә аеруча ямь өстәде.
2019 елда VI Бөтендөнья фольклориадасын бәйрәм итү һәм Башкортстанда игълан ителгән “Гаилә елы” кысаларында дуслык, гаилә темасына багышланган күргәзмәләр эшләнде. Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган фестиваль-марафонда Чакмагышның үзәк китапханәсе “Туган җирем – Чакмагыш!” экспозициясен тәкъдим итте.
Узган елда Үзәк авылара китапханә Милли кием көненә багышланган чарада катнашты. Ул Чакмагышның Гаилә ялы паркында оештырылды. Китапханәчеләр “Нурлы бизәкләрдән илһам алыйк” күчмә күргәзмәсен әзерләде. Анда Башкортстан халыкларының милли киемнәре турында китаплар, мәкаләләр урын алды. Татар халкының күз явын алырлык калфаклары, киемнәре, бизәнгечләре күпләрне сокландырды. “Милли киемдә фото” фоточелленджы кысаларында китап-ханәчеләр төркемнәрдә чарадан фотолар урнаштырды.
Районда китап презентацияләре дә даими үткәрелеп килә. Әйткәндәй, 2015 елда Касыйм Йосыповның “Моңаймас та иде, һай бу бала...” китабы презентациясе җәмәгатьчелектә киң кайтаваз тапты. Чара Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты тарафыннан Казандагы Бөтенрусия туган якны өйрәнүче татарлар форумы кысаларында оештырылды. Чакмагыш районы хакимиятенең ул чактагы башлыгы Риф Йосыпов, галим, Казан федераль университетының тарих кафедрасы профессоры, чыгышы белән Чакмагыш районының Имәнлекул авылыннан булган Ринат Нәбиев, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин һәм башкалар чыгыш ясады. Һәркемгә автор китабын бүләк итте.
Авылдашлары өчен Касыйм Йосыповның китап презентациясе Чакмагыш Мәдәният сараенда һәм Сыерышбаш авылында үткәрелде. Халкыбыз мәдәниятенә, шәҗәрәләргә багышланган алты китап авторы булган бу гаҗәеп кеше белән һәр очрашу китап сөючеләр күңелен-дә чагу тәэссоратлар калдыра. Сыерышбаштагы китап презентациясендә тамашачылар авторның балачагы, яшьлек еллары, сугыш вакытындагы һәм сугыштан соңгы авыр чаклар хакында бәян итте. Авторны 80 яшьлек юбилее белән дә котладылар, татар телен саклау һәм үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерделәр. “Халкым моңы, назы минем җанда” күргәзмәсе дә һәркемнең игътибарын җәлеп итте.
2016 елда үзәк китапханәдә үзенчә-лекле автор Рәмзия Шәрәфетдинова-Зиннәтуллина белән очрашу үтте. Аның иҗаты Чакмагыш данын республика чикләреннән дә еракларга таратты. Рәмзия Сәлим кызы, Италиядә гомер кичерсә дә, туган төбәген онытмый. “Тип әле син, йөрәккәем” дип аталган китабының презентациясенә авторның кызлары, якташлары, дуслары җыелды. Язучыга җылы сүзләр әйтелде, автор үзе турында сөйләде. Сөйләшү чәй табыны артында барды, очрашуда авторның шигырьләре укылды.
2017 елда Чакмагыш районының күп китапханәләрендә “Батыр кызлар”, “Геройлар. Орденлылар” дип аталган яңа китапларның презентацияләре үтте. Аларны Чакмагыштагы туган якны өйрәнүче Хәйдәр һәм Айдар Басыйровлар иҗат иткән. Бу – үзенә күрә сугыш энциклопедиясе, анда Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм тыл эшчәннә-ренең биографик матераллары чагыла.
2018 елда Чакмагышның үзәк авылара китапханәсендә күп матур очрашулар үтте. Яңа китаплар, басмалар тәкъдим ителде, шул исәптән – татар телендәге “Безнең мирас” журналы. Татарстан язучылары, атказанган сәнгать эшлеклеләре, билгеле драматурглар белән очрашу һәркем күңелендә онытылмас тәэссоратлар калдырды. Ә Чакмагыш һәм Илеш районнарының иҗади зыялылары катнашлыгындагы очрашу “Күперләр салыйк күңелләргә” дип аталды.
2019 елда Чакмагыш үзәк авылара китапханәсендә билгеле язучы Вазих Исхаковның кызы, биология фәннәре кандидаты Венера Исхакова белән очрашу үтте. Чарада “Химик Абдрахманов лирикасы” дигән китабы тәкъдим ителде. Аны республиканың атказанган фән эшлеклесе, Башкортстан Фәннәр академиясе академигы, химия фәннәре докторы, профессор И. Абдрахманов язган. Венера Исхакова – бу китапның мөхәррире. “Вазих Исхаков. Истәлекләр” китабының презентациясе дә һәркем күңеленә хуш килде.
Үткән елда Чакмагыш районының барлык китапханәләрендә Хәйдәр һәм Айдар Басыйровларның район педагогларына багышланган “Мәгариф” китабының презентациясе үтте.
Башкортстанның Милли музееннан алынган мәгълүматлардан күренүенчә, республика музейларында татар халкының тарихына һәм мәдәниятенә багышланган чаралар да үтеп тора. Мәсәлән, әлеге вакытта Башкортстанның Милли музее филиалларында – Дүртөйленең һәм Туймазының тарих-туган якны өйрәнү музейлары экспозицияләрендә Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында яшәүче татарларның тарихына һәм мәдәниятенә багышланган бүлекләр эшләнгән.
Дүртөйле тарих-туган якны өйрәнү музеенда үткән елның гыйнварында шагыйрь һәм композитор, Наҗар Нәҗми исемендәге премиянең беренче лауреаты, Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика конкурсы лауреаты, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөдәрис Морзаханов белән аның 70 яшенә багышланган “Җырларым сезнең өчен” дип аталган очрашу үтте. Чарада Дүртөйленең 1нче мәктәбе укучылары, укытучылары, “ДүртөйлеТВ” телеканалы журналистлары катнашты.
Быел 26 мартка Дүртөйле тарих-туган якны өйрәнү музеенда “Сәхнәдә һәм сәхнә артында” дип аталган күргәзмә планлаштырылды. Ул Халыкара театр көне кысаларында Зөфәр Солтанов исемендәге халык театрына багышлана.
Туймазы тарих-туган якны өйрәнү музее үткән елның маенда “Музейлар төне-2020” Бөтенрусия акциясе кысаларында социаль челтәрләрдә “Татар кибетендә” тематик видеоэкскурсиясен урнаштырды. Анда XIX гасырда Башкортстандагы сәүдә үзенчәлекләре белән таныштырды. Үткән елның 29 маенда татар хатын-кызларының түшкә тагыла торган “Изү” бизәнгече хакында мәгълүмат урнаштырылган.
Туймазы һәм Дүртөйле музейларында “Башкортстан халыкларының матди һәм рухи мәдәнияте” экпозициясе буйлап экскурсияләр вакытында татар халкының бай мәдәнияте хакында да мәгълүмат бирелә.
Ләйсән Якупова.
Читайте нас