+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
6 март 2021, 19:10

Монда матурлык һәм изгелек яши

Радий Хәбиров Воскресенское коррекция интернат-мәктәбе персоналын һәм тәрбияләнүчеләрен Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

Радий Хәбиров Воскресенское коррекция интернат-мәктәбе персоналын һәм тәрбияләнүчеләрен Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

– Сезгә күңел җылысы һәм бәхет телим. Сезне иң яхшы кешеләр генә уратып алсыннар, - диде Радий Хәбиров. – Ә республика киләчәктә дә сезнең өчен барлык кирәкле шартлар тудырачак. Сүз уңаенда, быел сезнең авылыгыз да үзгәрәчәк, ул кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенрусия конкурсында җиңүче булды. Воскресенскоеның архитектура һәйкәлләрен яңарту һәм төзекләндерүдән соң алар яңа төсләр белән балкыячак. Һәм сезнең авыл чын туристик мәккәсенә әвереләчәк.

Директор Александр Сорокин сүзләренә караганда, интернат-мәктәп Воскресенское авылында 1952 елдан бирле эшли. Биредә республиканың 14 муниципалитетыннан 130га якын бала яши һәм укый. Гомуми белем бирү программасын үзләштерүдән тыш, алар алты профиль буенча, шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып, хезмәт күнекмәләрен дә ала: столяр һәм мебель эше, тегү, авыл хуҗалыгы хезмәте, чәчәк үстерү, умартачылык, үсемлекчелек буенча осталыкка өйрәнә.

Ә коррекция-сәламәтләндерү эшенең мөһим үзенчәлеге - ипотерапия. Александр Сорокин билгеләп үткәнчә, атлар белән багланышлар да тәрбияләнүчеләрнең сәламәтлек торышына уңай тәэсир итә.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас