+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
10 март 2021, 15:25

Ташкынга әзер булырга тиешбез

Хәвефсезлек чараларына һәркем җитди карасын.

Хәвефсезлек чараларына һәркем җитди карасын.
Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов җитәкчелегендә быелгы язгы ташуның хәвефсезлеген тәэмин итү буенча республика комиссиясе беренче утырышы булды.
Утырыш кысаларында агымдагы гидрометеорология шартлары һәм язгы ташу фаразы тәкъдим ителде, Гадәттән тыш хәлләр буенча Башкортстан территориаль системасының һәм республиканың гидротехник корылмаларының быел ташкын суларын үткәрүгә әзерлеге мәсьәләләре каралды.
19 мартта әлеге системаның техник мөмкинлекләре һәм чаралары смотры узачак. 25 мартта язгы ташуның ахыргы фаразын алу планлаштырыла. Ташкынга каршы комиссиянең эш нәтиҗәләре буенча Башкортстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәр округлары хакимиятләренә, гидротехник корылмалар милекчеләренә һәм эксплуатацияләүче оешмаларга 2021 елгы язгы ташуны авариясез үткәрү буенча берничә беренчел чара уздыру турында тәкъдимнәр бирелгән. Шулай ук ташкынга каршы комиссия тарафыннан 2021 елга Башкортстан бюджеты акчалары исәбеннән финанслана торган су басуларга каршы чаралар үткәрүгә бәйле чыгымнарның сметасы расланды һәм муниципаль районнарга һәм шәһәр округларына язгы ташуга әзерлек һәм аны үткәрүне тикшереп тору өчен республика ташкынга каршы комиссиясе әгъзаларын тәгаенләү расланды.
Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас