Бүген Күмертауга эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2004 елда нигез салынган «Рыбопитомник» җәмгыятендә булды.
Компания балык үрчетү белән заманча югары интенсив технологияләр кулланып шөгыльләнә.
Предприятие директоры урынбасары Рөстәм Вәлиев төбәк җитәкчесенә җәмгыятьнең «Кумертау» ТОСЭР резидентлары реестрына керүе һәм 2020 елдан 6,69 млиллион сумлык инвестицион проектны тормышка ашыруы турында сөйләде.
Инвестицияләр ярдәмендә хуҗалыкта 12 яңа эш урыны булдырылган, бу продукция җитештерүне арттырырга мөмкинлек биргән. 2021 елда 3 тонна форель уылдыгы, 7 тонна кайнар һәм салкын технология белән ысланган форель, 3 тоннадан артык тозлы форель, шулай ук 124 тонна тере һәм туңдырылган балык сату планлаштырыла. «Рыбопитомник» җәмгыяте әзер продукцияне төп кулланучылар - күпләп сату сәүдә челтәрләре һәм ваклап сату челтәрләре предприятиеләре.
«Мин бу искиткеч производствога карыйм һәм тиз арада азык-төлек эшкәртү сәнәгатенә ярдәм итү буенча республика программасы кирәклеген аңлыйм. Республикада уникаль табигать байлыклары, талантлы кешеләр җыелган, аларга һичшиксез ярдәм итәргә кирәк», — дип билгеләде Радий Хәбиров.