+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
18 март 2021, 16:48

Кырым - безнеке!

Уфада Кырымның Русия составына яңадан кайтуына җиденче ел тулуга багышланган физкультура-киңкүләм чаралар узды.

Уфада Кырымның Русия составына яңадан кайтуына җиденче ел тулуга багышланган физкультура-киңкүләм чаралар узды.

18 мартта Кырымның Русия составына яңадан кайту көне билгеләнде. Бәйрәм уңаеннан Уфаның барлык районнарында бәйрәм физкультура-киңкүләм чаралары узды. Ярышларны үткәрүнең төп мәйданчыгы Агыйдел елгасы яр буе булды.

300 кеше - мәктәп укучылары, урта һәм югары уку йортларында укучылар, спорт мәктәпләрендә, яшүсмерләр клубларында тәрбияләнүчеләр, спорт ветераннары җиңел атлетика йөгерешендә катнашты.

Аларны Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Альберт Газизов, Уфа хакимиятенең Физик культура һәм спорт идарәсе начальнигы Егор Сорокин, башкаланың Киров районы хакимияте башлыгы урынбасары Нина Павлова сәламләделәр.

Старт алдыннан спортчылар өчен зарядка һәм бәйрәм концерты оештырылды. Барлык финишчыларга истәлекле медальләр тапшырылды.
Кырымның Русия составына кайтуына җиде ел тулуга багышланган йөгерешләр шулай ук «Яркий» бистәсендә, «1нче Май», М. Гафури мәдәният һәм ял паркларында, Җиңүнең 50 еллыгы скверында узды.

Фото: "Башинформ"
Читайте нас