+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
18 март 2021, 09:29

Язда башлана, көздә төгәлләнәчәк

Тиздән Сибай шәһәрендә Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль программасы кысаларында яңа иҗтимагый киңлек барлыкка киләчәк.

Сибай шәһәренең Мәҗит Гафури исемендәге Ял һәм мәдәният паркында "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проектының "Уңайлы шәһәр мохите" федераль программасы буенча төзелеш эшләре дәвам итә.

Ремонтның икенче этабында эшчеләр парк эчендәге җәяүлеләр өчен тәгаенләнгән юлларның иске асфальт катламын ала башлаган.

Шулай ук табигать кышкы йокыдан уянмас борын иске агачлар кыркыла. Проектка ярашлы, монда яңа үсентеләр утырту каралган.

Паркта төзекләндерү эшләрен быел көзгә тәмамларга исәп тоталар.

Фото: Гөлдәр Кадаева
Читайте нас