+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
25 март 2021, 05:20

Ат ялына ябышып узган балачакта ир-егетләр чыныгып үсәдер...

“Төп сабакларны урам бирде”, – ди Башкортстанның халык артисты Рушат Мөдәрисов.

“Төп сабакларны урам бирде”, – ди Башкортстанның халык артисты Рушат Мөдәрисов.

Уфа “Нур” татар дәүләт театры артисты Рушат Мөдәрисов, күпләр фикеренчә, әле гомеренең иң матур чорын кичерә. Беренчедән, дан яулаган, тәҗрибә туплаган шәхес, Башкортстанның халык артисты, театрның әйдәүче актеры ул. Икенчедән, гаиләсе ишле, дүрт баласы үсеп җиткән. Шул ук вакытта, үзе әйтүенчә, “Йөрәге һаман унсигездә!”, күзләре ут һәм нур чәчеп тора. Дөньяның ямен-тәмен белеп, булганына шөкер итеп яши.

Рушат Салих улы, сәләте иртә сиздерсә дә, кечкенәдән: “Артист булам!” – дип саташмаган. Хыяллары күп булган, әлбәттә. Очучы да, машина йөртүче дә, әтисе кебек ат караучы да булырга теләгән. Бүгенге көн биеклегеннән үткән­нәргә борылып карасак, бәлки, шуларны күрер идек. Бүздәк райо­нының зур, данлыклы, тарихы XV гасырга барып тоташкан Сабай авылы. 1917 елгы инкыйлабка кадәр бу авылда ике мәхәллә, өч мәчет эшләп килгән. Бәлки, шуңа­дыр да, авылда, нигездә, иманлы, чиста күңелле, тырыш кешеләр яши. Бүген дә мәдәният һәм белем учаклары гөрләп эшли авылда. Сабай – Рушатның әтисе туган җир, ә әнисенеке – Чакмагыш. Кызганычка каршы, алар икесе дә күптән гүр иясе, авыр хезмәттән бөгелеп, чак илле яшьләрен уздырып, фани дөньяны ташлап киткәннәр.
Гаиләдә өч бала үскән. Ру­шатның бертуган апасы – Илештә, абыйсы Уфада эшләп, матур гомер итәләр. Алар сәнгать юлын сайламаган.
– Төп сабак бирүчем урам булды, – дип көлә Рушат. – Бер дәресе дә бушка узмады... Үсә төшкәч, күбрәк гармун күтәреп йөрдем. Гармунчыга – хөрмәт, төрле мәҗлесләргә чакырулар явып кына тора. Өйгә гармунны әнкәй алып кайтты. Тарихы – болайрак.
4-5 яшьлек чагымда авыл кибетенә уенчык гармуннар кайтты. Күз явын алырлык ак төстә! Эх, аласы килә... Ә акча юк. Гармун сорап, көн буе еладым. Елый торгач, җиңдем, алып бирделәр. Аны тотып, урам буйлап йөрүләрем... Күрекләрен тарткалап, өздереп уйныйм, дип уйлап йөргәнмен, имеш.
Тора-бара, 3-4нче сыйныфларда укыганда, әни чын тальян гармун сатып алды. Ул үзе дә гармунда уйный иде, абый да өйрәнде. Ә беркөнне авылдагы бригадир килеп, әти белән табын корып утырганда аның гармунга күзе төште һәм, әтине гармунны сатарга күндереп, өебезне моңсыз калдырды. Әнкәй нык үпкәләде. Шушы акчага икенче көнне үк “Беларусь” дигән хромка алып кайтты. Абый аңарда да тиз өйрәнде. Ә минем инәлүгә җавап итеп: “Кая синең кыска бармакларың белән уйнау!” – дип каршы килде. Ярыйсы гына уйный белүче сыйныфташым Рәдиф Туйгуҗиннан ярдәм сорадым. Ул бер көй өйрәтте, шуны тартам да тартам, уйныйм да уйныйм, акыртам, барысының тең­кәсенә тиеп беттем. Шулай тырыша торгач, ипләп кенә уйнап киттем. Әле дә гармунны бик яратам. Гомумән, яшьлек еллары гармун-баяннар белән узды безнең. Авыл клубында җыелып, иртәнгә кадәр гармун, баян, гитара, барабаннарда уйнап, җырлый идек. Бик матур вакыт иде.
Бүген яшьләргә җыелу, сөйләшү өчен урын юк. Машинага кереп утыралар да, музыка акырталар, сыра эчәләр – бөтен күңел ачулары шул. Моңа җан әрни...
Элек-электән авылыбыз чи­тендә бик зур матур буа булды. Күп вакытыбыз шунда узды. Балыкның күплеге! Аны тотарга хәтта Мәскәүдән киләләр иде. Мәктәптә укыганда иртәнге дүрттә балыкка төшә идем. Ул чакта кармак җебе юк. Кемдер гади җепкә, кемдер чыбыркы очына тота иде. Балык шулкадәр күп, шуңа да эләкте. Зурәтием Тула шәһәреннән миңа чын җепле чып-чын кармак алып кайткач, авылда “беренче егет” булып йөрдем. Юкса, ясалма кармак җебен ыргытып булмый, куллар канап бетә. Шуңа карамастан, ялгыш ыргыттым дип тартып чыгарганда да 700 граммлы карп­лар чыга иде. Авырлыгы бер килограммга тулмаса, вак дип, кабат суга җибәрә идек. Судан кочаклап күтәреп чыккан чаклар да булды. Иртәнге тугызларда әткәй килгәндә балыкны арыш капчыгы белән сөйрәп каршы чыга идем.
Әти соңгы елларында ат карады, шуңа үзем турында “атка атланып үстем” дисәм дә була. Кызлар янына йөри башлагач, йокы туймый, ат өстендә йоклап киткән чаклар да сирәк күренеш түгел иде. Төшеп тә калгаладым. Искитмәле кызыклы, матур чаклар иде...
Тугызынчы сыйныфны тәмам­лаганнан соң Бәләбәй агромеханика техникумына, я булмаса Суворов хәрби училищесына укырга керергә уй бар иде, тик төрле сәбәпләр чыгып, бу теләк тормышка ашмый калды. Язмыш булгандыр. Тагын да ике елдан Уфа дәүләт сәнгать институтының “Нур” татар дәүләт театры өчен җыелган курсына эләгү бәхете тиде. Курс җитәкчебез бик талантлы педагог, БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрдүнә Касыймова булды. Бергә укыган төркемнән театрда бүген Эльмир Газизуллин, Айсылу Гомәрова, Миңнинур Сәетова-Гыйззәтуллина, Лияна Хәертдинова, Резеда Зарипова уңышлы эшләп йөриләр. Курсташыбыз Данил Нуриханов Туймазы театрында хезмәт итә.
Югарыда телгә алынганча, Рушат Мөдәрисов матур, зур гаилә корган. Инде үсеп җиткән балаларын, үзе әйткәнчә, “Русия буйлап тарата”.
Өлкән кызы Алина, Казан театр училищесын тәмамлап, бераз Әлмәт театрында, ә 2015 елдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театры артисты булып эшли. Ире, Татарстанның атказанган артисты, ТНВ телеканалы алып баручысы Алмаз Гәрәев белән бер театрда эшли алар, кызлары Зөбәйдә дә хәзер сәхнәдә – легендар “Зәңгәр шәл”дә уйный. Раушания Рушат кызы Уд­мур­тиянең Ижевск шәһәрендә яши. “Италмас” җыр һәм бию академия ансамбле биючесе һәм осталыгын балаларга өләшүче, ягъни бию дәресләре бирүче дә ул. Җәмилә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында уйный, Хабенский театр студиясендә шөгыльләнә һәм киләчәктә Мәскәү шәһәрен яуларга хыяллана. Бәхтияр икенче сыйныфта гына укый әле, әмма ул да сәхнә белән таныш, “Нур” театры студиясенә йөри башлаган. Менә шулай, Рушат белән сөеклесе Луиза иҗади күңелле балалар тәрбияли белгәннәр.
Рушат Мөдәрисовның иҗади үсеше быел утызынчы, юбилей сезонын ачачак “Нур” театры белән бергә бара. Театр ачылган елларда юл ярып, беренче адымнар салып, бәлки, яшь театрның әлегә таяныр традицияләре булмаганга күп авырлыкларны кичереп, чыныгып үскән артистларның берсе ул. Бу еллар дәвамында кырыктан артык чагу роль башкарган. Мирхәйдәр Фәйзинең “Адашкан күңел”ендә – Нури, Решат Гюнтекинның “Сайрар кошым”да – Кәмран, Узәер Хаҗи­бәковның “Рәхмәт сиңа, Сөләйман!” музыкаль комедия­сендә – дәртле һәм тапкыр Сөләйман, Кәрим Тинчуринның “Назлы кияү” коме­диясендә – Рәшит, Мостай Кәрим­нең “Кичке табын” драмасында Әхмәтша, Туфан Миңнул­линның “Алты кызга бер кияү”ендә – Рәхмәтулла Хөрмәтуллович, Әхмәт Фәйзинең “Отышлы тормыш”ында – Хафиз Гыйләҗиев, Нәкый Исәнбәтнең “Һиҗрәт”ендә Хулай һәм башка бик күп кабатланмас образлары тамашачы күңелендә лаеклы урынын алды.
Быел Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтына “Нур” театры өчен җыелачак курсны Рушат Мөдә­рисов та, хезмәттәшләре кебек үк, берчә шатланып, берчә өметләнеп, бәлки, уйланып та көтә. Театрга саф көч булып керәчәк яшьләр нинди булыр? Телне белерләрме? Театрны чын күңелдән яратырлармы?
– Яшь артистлар бит коллективка гаиләгә алынган кебек алына. Биредә эш сәгатеңне уздырып кайтып китәргә түгел, ә яшәргә, театр дип янарга кирәк.... – ди Рушат Салих улы. – Һәм, әлбәттә, эшләргә, эшләргә, эшләргә!..
Рушат Мөдәрисовның тормыш девизы да шул: “Көн саен үз өстендә эшләргә, осталыкны камилләштерү юлларын эзләргә!” Актерга уңышлар телик!

Айгөл Юлъякшина.
Читайте нас