Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гатауллинга – 80 яшь.
Алдымда зур, калын, катыргы тышлы саллы китап ята: “Гаташнамә II”. Казанда басылып чыккан. Шундук күз алдыма фолиантлар килә: “Шаһнамә”, “Искәндәрнамә”, “Мәхәббәтнамә”. Тәүгесенең авторы – мәшһүр Фирдәүси, икенчесенеке – Низами, өченчесенеке – Хәрәзми. Беренчесендә – гасырлар төпкелендәге иллеләп шаһ гомере, икенчесендә – Александр Македонскийның язмышы, өченчесендә исәпсез-сансызларның югары, илаһи хис-тойгылары тасвир ителә.
“Гаташнамә” үзәгендә, аңлашылып тора – Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, якташыбыз, Башкортстанның Кушнаренко районының Марс авылында туып-үскән Рәдиф Гаташ (Гатауллин) шәхесе. Гаҗәпләндергәне дә, куандырганы да шул – югарыда әйтелгән өч “намә”нең авторлары билгеле кешеләр булса, “Гаташнамә”нең авторы юк та кебек. Әмма тышлыкка язылмаган булса да, билгеле – халык! Исемнәре, саннары китапта аерым аталса да – бөтен халык! Нинди күркәм, матур күренеш – зур әдибен хөрмәт итеп, иҗатын яратып, бар булмышын олылап, халык “намә” иҗат итә... Мондый хөрмәт өчен нинди хезмәт күрсәтергә кирәк икән?!
Рәдиф белән беренче тапкыр без, ике абитуриент, 1959 елда Уфада, Ленин һәм Пушкин урамнары чатында республика китапханәсендә (хәзер ул бина сәнгать институтының төп корпусы) очраштык. Тиз үк уртак тел таптык. Параллель төркемдә (ул – татар-урыс, мин – башкорт-урыс) укыган, шигърият хакиме булуны яулау юлына баскан, поэзиянең бүгенге колының (киләчәктә “патша”га әйләнсә дә, мәңге “колы” булып калачак) бу юнәлештәге тәүге, ярыйсы ук ышанычлы адымнары безнең күз алдында атланды. Аның шигырьләре ул заманда ел саен чыгып килгән “Йәш көстәр” альманахында да, көндәлек матбугатта да күзгә чалына башлады. Аның дөнья күргән шигырьләреннән Г. Тукай, Һ. Такташ (ул чактагы студент-шагыйрьнең тышкы кыяфәте дә Такташча, рифма-ритмикасы да бунтарьчарак) стиль-рәвеше, эчтәлеге сиземләнә. Ул юлларда үзенә гомер биргән әти-әнисенә, гамь-ямь биргән туып-үскән җиргә изге тойгылар шәйләнә. Ул юллар яшь каләм тибрәтүченең:
“Үзем генә белгән сер, дүрт хәреф –
Фаш итмәмме аны ятларга”, –
дип дулкынлана-борчыла чит-билгесез, мавыктыргыч-ымсындыргыч, иксез-чиксез, төпсез-күксез Мәхәббәт дөньясына базнатсыз гына ишек шакып, киләчәктә шул сихри илаһи дөньяга баштанаяк чумарын да вәгъдә итәләр иде...
Икенче курстан соң университет аудитория-залларында, коридорларында күренмәде: татар әдәбияты-мәдәнияте Мәккәсенә – Казанга киткән, диделәр. Аралар, еллар аның сынын бераз тоныкландырса да, чордаш-замандашымны күздән ычкындырмаска тырыша идем. Эш буенча командировкаларга еш йөрелә, район-шәһәргә барганда иң тәүдә китап кибетенә керә торган гадәтем бар иде. (Булган бит заманнар: һәр шәһәрдә, район үзәгендә зур-зур һәм бай китап кибетләре була торган иде!) Анда кергән саен Рәдиф Гатауллин китабы юкмы икән, дип карый идем. Бер районда аның “Балачак иле” китабына тап булдым. Үзе белән 1975 елда Гаграда яңадан күрешкәнгә кадәр китапларын табып, иҗаты белән таныша килдем. Аның:
“Мир – Марстан. Юк, йолдыздан түгел,
Җирдәге бер матур авылдан.
Әмма миңа барыбер йолдыз җиле,
Йолдыз җене, диләр, кагылган... –
дип башланган “Йолдыз җиле” шигырен укып чыгу белән күңелемә кереп ятты, үзеннән-үзе ятланды. Шушы шигырьгә аның бөтен булмышы, яшәеше, иҗаты – бүгенгесе-киләчәге сыйган кебек күренде. Гади укучы, Аллаһка шөкер, иҗат җимешләрен әдәбият гыйлеме кануннары күзлегеннән карап укымый, аның калыпларына җавап бирәме-юкмы дип чагыштырып-чамалап, образлар рәте җәһәтеннән ничегрәк, стиле, рифма-ритмы кайсылай, ямб, хорей, дактиль системасын кулланганмы дип, китап актарып утырмый. Ул интуитив рәвештә бербөтен шигырьне, китапны, иҗатны акылы, күңеле, һәр күзәнәге белән кабул итә, ул аның өчен – камил әсәр, камил иҗат. Шуңа да “Йолдыз җиле” миңа Рәдиф-шагыйрь, Рәдиф-кеше, Рәдиф-шигърият булып килеп керде.
Нәкъ шушы шигырендә ул үзен: “Мин – җирский”, – ди. Әйе, туган төбәгенең хәтфә үләннәрендә аунаганда да, кышкы бураннарына “тәрәзә аша тик авыз ерган”да да, язның назлы җиленә исереп, кошлар сайравына тилереп иләс-миләс килгәндә дә, җирнең юмартлыгына хәйран калып куанган-сокланганда да ул “җирский”. Ил тормышы эчендә кайнап, аның борчылулары, мәшәкатьләре, максат-нияте, гаме белән яшәгәндә дә, халыкның югары әдәп, әхлак, иман рухын сеңдереп, шәхес булып югарыга омтылганда да, алга атлаганда да. Хыял дөньясында йөзгәндә дә, шигърият күгенә менеп, йолдызлар белән аралашып, үзен күтәргән Җирне күзен ала алмыйча байкаганда да, ике тараф, иҗат чыганагының ике канаты Шәрык – Мәшрик киңлекләрен айкаганда да “Җирский”. Җиле, җене кагылган йолдызлардан сәйлән-мәрҗәннәрен җыеп, алардан яралган-яратылган олы, мәгънәле фикер-хисләрен шигъриятнең күптөрле рәвешендә учлап-учлап, бәйләм-бәйләм сипкәндә дә.
“Тукай хозурында” шигырендә дөнья асылын, андагы үз тәгаенләнешен аңлап-инанып:
“...Юк, канда ул – утлы агым,
Дастан булып калка ул Моң...”
“...Уйда халкымның тарихы:
Мин – Моң тарихы варисы!” –
дип, кайчакта уйчан, кайвакыт дөнья яңгыратып, бөтен кыйтгаларга да ишетелерлек итеп иманын илткән-таратканда да.
“Йолдыз җиле” әдипнең йолдыз атамасын йөртүче “җирдәге бер матур авылы”нда да, аның “... мин дөньяга сикереп чыктым тәрәзәңнән синең...” – дип сагынган йортына да, нәсел-нәсәбенә дә кагылган. Шагыйрьнең хөрмәтле әтисе Кәшфулла абый белән әнкәсе Сәвия апа, әлбәттә, йолдыз җене кагылган кешеләр булган. Югыйсә, алар өченче улларына “Рәдиф” дигән шигъри исем бирерләр идеме? Илаһтан эшкәртелеп биргәннәр. Матур тормыш, якты язмыш теләп. Рәдифне үз рухи “гаиләсенә” – газәлләр, касыйдәләр, мәснәвиләр, кыталар, робагыйлар, гомумән, шигърият галәменә фатихалаганнар. Бәлки, фәкать шушы исем генә “йолдыз җилен” генә түгел, “йолдыз җенен” дә үзенә йоктыргандыр.
Хисси шаукым Рәдифнең игезәк ике абыйсын да урап үтмәгән. Рәшит Гатауллин Башкортстанда танылган шагыйрь иде. Татарстан китап нәшриятында саллы гына шигырьләр җыентыгы чыгарды. Аның игезәк сыңары Рәфит Гатауллин укытучы, мәктәп директоры булды, шигърияткә гашыйк шәхес иде. Аның хатыны Нәҗибә ханым Әминева – Башкортстанның атказанган укытучысы һәм күренекле шагыйрә, өлкәннәр һәм балалар өчен уннан артык китап авторы. Рәфит белән Нәҗибәнең кызы Ләйсән Якупова – билгеле шагыйрә һәм журналист, Язучылар берлеге әгъзасы, 1999 елдан бирле “Кызыл таң” гәзите редакциясендә эшли.
Боларга өстәп, тагын Рәдиф Гаташның баҗасы – Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рәзил Вәлиевны телгә алыйк. Болар үзләре бер йолдызлык хасил иттеләр. Йолдызлыкның сәламен җиргә тулырак җиткермәк булып, Рәдиф Рәшит абыйсының китапларын чыгару белән даими шөгыльләнә.
...1975 елның июлендә Гагра шәһәрендә СССР Әдәби фондының иҗат йортында хәләл җефетем Фәрзәнә, улыбыз Азамат белән ял иткәндә таныш йөз күрдем. 14 ел күрмәгән, әмма мин иҗатын күзәтеп барган, көннән-көн киңрәк популярлык яулаган якташым. Шагыйрь Рәдиф! Байтак китаплар авторы. Хәтта Мәскәүдә “Друзья моих друзей” дигән җыентыгын да чыгарган. 32 яшьтә генә башкалада урыс телендә китабыңны күрү сирәкләргә – “талантлыларга гына” дип өстәргә дә кирәктер – эләгә торган казаныш. Бер-беребезне таныдык, күрәсең, күңелебездә бер-беребезгә ихтирам сакланган, шундук дусларча мөнәсәбәт урнашты. Рәдиф иҗат йортына улы Салават, бабасы белән килгән иде. “Мәхәббәт шагыйре булып танылгач, әллә үз-үзеңә ышанмый улыңны гына түгел, бабаңны да алып килү тынычрак булыр, дип уйладыңмы?” – дип шаяртып та ала идек. Ә ул, каләмдәше Рөстәм Мингалим әйтмешли, “көмеш тәңкә сипкәндәй, тавышын сибеп көлә”. Минем хәләл җефетем җырлап җибәрсә, дустым, агылган моңга бөркәнеп, хисләнеп тыңлый. Матур итеп бергә ял итүебез аның күңеленә дә хуш килде бугай. Күп тә үтми:
“Чал Уралның курайлары,
Агыйдел сандугачлары
Болай да истә минем...” –
дигән юлларны да эченә алган “Фәрзәнә һәм Тәлгать Сәгыйтовларга” багышлап, “Агыйдел сандугачлары” дигән шигырен иҗат итте. Туган төяген, заманча әйткәндә, “кече Ватанын”, анда үткән яшьлеген бервакытта да онытмый әдип, язган хатларында да бу хакта моңсу гына белдереп килә иде. “Яшьлеккә кайту ( Уфада истәлекләр белән кабыну) гел авыр бирелә, тетрәндерә бугай. Әллә күрешүләрдән бик дулкынландыра, шайтан белсен!” – дип язган иде ул 1982 елда бер хатында. Һәм шунда ук: “... Ә бүлмәдән башкорт моңы өзелми ага, таша. Гаҗәеп шәп булды Гата агайны (Сөләймановны. – Т. С.) бүләк итүегез...”
Минем “Җирский” дустым Татарстанның әдәби-музыкаль тормышы белән даими таныштыра, минем мәгълүмат-белем дәрәҗәмне “кайгырта”. Г. Тукайның ЖЗЛ сериясендә чыгарылган биографиясе белән томнары килеп төшсенме; казах галиме, шагыйре, дәүләт эшлеклесе, дипломат Олжас Сөләймановның СССР дигән дәүләтне шаулаткан, көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый торган “Аз и Я” китабымы; яисә Фәрзәнәгә ноталары белән җырлар җыентыгымы...
Сүз-моң, югары рух – сокландыргыч зәвыгы белән генә бүлешми татар шагыйре. 1980 елда Илеш районына командировкага бардым. КПСС райкомы бинасыннан күтәренке кәефле 5 егет килеп чыкты. Араларында – Рәдиф дустым! Исәнлек-саулык сорашкач, сөлек кебек егетләр белән таныштыра башлады: монысы – Шәммәт авылы егете, талантлы шагыйрь Роберт Миңнуллин, тегесе – Ярмәкәй егете, талантлы драматург Ризван Хәмид. Татарстаннан – шагыйрь Гәрәй Рәхим, тәнкыйтьче Ринат Мөхәммәдиев... Шулай дуслары белән таныштырып чыкты.
Бер корга тупланып, татар әдәбияты күгендә балкыячак азаматларга карап, менә болар – Татарстанның бүгенгесен яклаучы, иртәгәсен коручы, киләчәген яктырак итү өчен көрәштә рух сагында торучыларның командирлары, дип уйлап куйдым. Һәм дөрес чамалаганмын: дусларча мөнәсәбәттә булган узаманнар Татарстанның яңа тарихында ил язмышында сизелерлек роль уйнады.
Рәдифнең республикабыз зыялылары арасында дуслары күп булды. Башкортстанның халык шагыйре, хөрмәтле Наҗар ага Нәҗми белән дуслыгы гына да ни тора! Сабакташлары – Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, профессор, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Роберт Баимов, талантлы әдипләребез Сафуан Әлибаев, Мәүлет Ямалетдинов, Халисә Мөдәрисова, Зөлфия Ханнанова. Болары – әдәби-мәдәни мохит инсаннары гына. Ә алардан башка?..
Элегрәк, ХХ гасыр ахырында (гасырлап сөйлик әле!) мин лаеклы ялга киткәнче еш кына күрешеп тора идек. Уфада, Казанда, Марста (юк, планетада түгел), язучылар дачасы Акманайда. Әнкәсе Сәвия апаның каз шулпаларын эчкәндә, Урал итәгендә – минем туган Макар авылында Рима ханым гөбәдияләрен, Фәрзәнәнең бәлешләрен ашаганда нинди генә темаларга ачыктан-ачык сөйләшми идек. Дустым, үзе дә хәтерлидер, дим, бермәл Уфада бездә чакта: “Рәдиф, җырла әле бер, җырла, зинһар!” – дип ныкышабыз. Җиңелчә генә көлемсерәп: “Юк, юк”, – дип баш тарта. “Булмас, ахрысы”, – дип үкенә башлаган идек, матур тавыш белән: “Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем, рәхәт үтсен җәйләрең”, – дип, оста итеп җырлап җибәрде кунагыбыз.
Безнең башкорт шагыйрьләре арасында да (кызык, аларның күбесе яшьтәшемнең дуслары – шигырь генә түгел, җыр да якынайткан микән аларны?) җырга осталар байтак иде. Наҗар ага Нәҗми үзе генә ни тора? Ә Рафаэль Сафин “Колый кантон” ны, Газим Шәфыйков Башкортстанның үз, яраткан шагыйренә әйләнгән хөрмәтле Хәсән Туфанның шулкадәр дә эчке киеренке, драматик, эмоциональ “Агыла да болыт агыла” (Афәрим Акчурин музыкасы) җырын сузып җибәрсә?! Шул солистлар хорына Кадим Аралбай, Сафуан Әлибай, Мәүлет Ямалетдинов кушылса?! Рәдиф кебек үк хисләндерәләр, сагышландыралар, күңелне юаталар, хыялны, әлбәттә, биеккә, яктыга очыралар.
“Гаташнамә”м бераз озынгарак та китеп бара, ахрысы, ничектер, берьяклырак та кебек. Ярый, минеке бит ул. Мәхәббәт җырчысы, “Мәхәббәтнең Мәҗнүн премиясе”нә тәүге адымнарыннан ук дәгъва иткән дәртле, ярсу, мәңге яшь каләм остасының шушы олы дөньясына аз гына булса да керергә иде дә, тик аңа тиешле әзерлексез кагылырга да базнатсызландыра. Сафлык, тыйнаклык, оялчанлык, иман, адаша-адаша эзләнеп, шөкер, табылган, безгә юнәлтелгән уй-хисләр, күнегелмәгән рәвешләргә төрелеп тәкъдим ителгән фикерләр – Олы Мәхәббәтнең шигъри дөньясына. Ул темага кагылмаганны аклар сәбәбен эзләгәндә Әдипнең “Аллаһка шөкер, мәхәббәт – һәркемнең яшерен эше” дигән юллары искә төште. Кагылмыйрак торыйм. Һәркемнең яшерен эше дип раслый бит дустым...
...Рәдиф телефоннан сөйләшкәндә юк-юк та сорап куя: “Гаташнамә”не укыйсыңмы?” Аннан беркатлылык күрсәтеп өстәп куя: “Укы син аны, укы!” Хәзер укырмын. Үз “Гаташнамә”мнең битләрен бераз ачтым бит. Халык язганны нишләп укымыйм ди? Әле күп итеп языласы битләрен дә, үтә калын (бирсен Ходай!) китапка әйләнсә дә укырмын, “Җирский” дустым Рәдиф!
Ә син, кайчандыр Наҗар Нәҗми әйткәнчә һәм без бүген теләгәнчә “үзең булып калып, җирдән аерылмыйча, күкне иңли-буйлый”, “яктылык югарыдан төшә” дигән хакыйкатьне онытмыйча, арытаба да сугар, җылыт, канатландыр безнең күңелләрне, безнең көннәрне, безнең тормышны. Һәм үзең – “бер башак” – үскән “кырыңны”. “Һәрбер башак-кырың белә” дип дөрес раслыйсың. Сине дә – “башагын” – “кырың” яхшы белә, сизгер тоя, һәрчак изге теләктә. Сугар, җылыт, канатландыр...
Р. S. Алдыма тагын бер китап килеп ятты. “Рәдиф Гаташ. Яратуга ярлык” (Казан, 2021). Әле генә басылып чыккан. Укыганда йөрәкне дә көйдерер, күңелне дә сөендерер, иншаллаһ! Иң мөһиме – яшәешне ярлыкый шагыйрь. Тик чын Шагыйрь генә моны эшли ала.
Тәлгать Сәгыйтов,
Башкортстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Юлаев ордены кавалеры.