+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
15 апрель 2021, 09:45

Бер тиенсез калмыйсың...

Бурычлыларны яклау турында закон пректы карала.

Бурычлыларны яклау турында закон пректы карала.

Дәүләт думасы депутатлары бурычлы кешеләрнең исәпләреннән барлык акчаларны күчерергә рөхсәт итми торган закон проектын беренче укуда кабул итте. Бурычлыга аларга яшәү минимумына тиң күләмдә акча калдырачаклар.

Әгәр документ кабул ителсә һәм аңа Президент кул куйса, бурычлы кешеләр суд приставларына айлык керемнең яшәү минимумыннан да ким булмаган күләмен счетта саклап калу турында гариза белән мөрәҗәгать итә алачак.

Закон проектында сүз түбәндәге бурыч төрләре турында бара: балигъ булмаган балаларга алиментлар түләтү, сәламәтлеккә китерелгән зыянны каплау, туендыручының үлеменә бәйле зыянны каплау турында, җинаять кылган зыянны каплау турында, мораль зыянны компенсацияләү турында, җинаять-хокукый характердагы чара буларак билгеләнгән административ яки суд штрафын түләү турында, торак законнарында каралган бурычларны түләү турында.

Банкларга һәм кредит оешмаларына шулай ук бурычлылар счетыннан барлык акчаларны күчерү тыела: аларга да бурычлы кеше исәбендә яшәү минимумын калдырырга кирәк булачак.

Әлеге закон май аенда кабул ителергә мөмкин. Элегрәк документны язгы сессиягә кабул итәргә кирәк, дип Президент Владимир Путин күрсәтмә биргән иде.

Фото: ТАСС.
Читайте нас