Башкортстанда бүген республика мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау бәйрәмнәре уза.
"Соңгы кыңгырау" барлык шәһәр һәм районнарда 18 651 унберенче һәм 42 меңнән артык тугызынчы сыйныф укучылары өчен яңгыраячак, дип хәбәр иттеләр төбәк Мәгариф һәм фән министрлыгында.
Быел чыгарылыш сыйныф укучыларының киңкүләм бәйрәм чаралары рәсми рәвештә планлаштырылмаган. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт рекомендацияләре буенча, мәктәпләргә барлык бәйрәм чараларын, һава торышына, термометрия үткәрү, социаль дистанция саклау һәм битлек режимын үтәп, ачык һавада үткәрергә тәкъдим ителде. Совет мәйданында традицион «Язгы бал" Уфа мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен, былтыргы кебек үк, булмаячак.
Шулай ук «Соңгы кыңгырау» үткәрелгән көнне республика кибетләрендә хәмер сату тыела. Тыю төбәк территориясендә 2017 елдан бирле гамәлдә. Аны бозган өчен штраф каралган. Вазыйфалы кешеләр өчен ул 20дән 40 мең сумга кадәр, юридик берәмлекләр өчен — 100 меңнән 300 мең сумга кадәр, продукцияне конфискацияләү белән яки аннан башка.
Башкортстан хакимияте бу көнне алкоголь продукциясен сатуны тыю профилактик максатка ия һәм үзен аклый, дип саный.
Фото: bashinform.ru